Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Янгынны хәбәр итүче җайланмалар кешеләрнең гомерен саклап кала алалар

2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча мохтаҗ, күп балалы, имин булмаган гаиләләргә төтенне һәм янгынны хәбәр итүче җайланма ларны бушлай кую турында карар кабул ителде. Шәһәрдә һәм районда әлеге приборларны урнаштыру буенча планлы эш алып барыла. Аның белән күзәтү эшчәнлеге , янгын бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә.

- Әлеге эшнең төп максаты - янгын килеп чыгу, аларда кешеләр үлеме булырга мөмкин булган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү,- дип сөйли күзәтү эшчәнлеге бүлеге белгече Госман Гатин. Узган елның маенда күп балалы гаиләләр, социаль хезмәт алучы инвалидлар яшәүче фатирларда һәм торак йортларда янгын турында хәбәр итүче приборлар кую буенча өченче этап башланды.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәт­кәрләре белән без бергә рейдка чыктык. Без Вахитов урамында яшәүче күп балалы Матанцевлар гаиләсендә булдык. Гаиләдә кечкенә дүрт бала, агач өй мичкә ягып җылытыла. Бу өлкәннәргә зур җаваплылык өсти. Әниләре аларның иминлеге турында бик борчыла, биредә барлык мөмкинлекләр дә исәпкә алынган. Шуңа күрә дә әлеге кунакларның килүе күптән көтелә иде инде.
- Янгын турында хәбәр итүче приборлар турында күптән ишетелә иде, - дип сөйли Марина, - шуңа күрә дә без мондый прибор куярга шунда ук ризалаштык. Әгәр дә мич яккач, тарту начар булып, төтен чыга икән, әлеге система шунда ук хәбәр итәчәк.
Госман Гатин прибор эше, аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул әлеге приборны өйнең һәр бүлмәсендә урнаштырды, янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрде, янгын иминлеге турында белешмәлекләр тапшырды.
Янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар гадиләр, алар белән идарә итү дә җиңел. Алар түшәмгә яисә диварның өске өлешенә беркетелә (түшәмнән 10 сантиметр ерак булырга тиеш түгел). Аз гына янып китү очрагы яки янгын чыккан очракта яңгыравык тавыш чыгарып, хәбәр итүче шунда ук эшли башлый. Ул өй­дәгеләрнең игътибарын шунда ук җәлеп итәчәк, ә бик ки­рәк очракта йоклаган кешеләрне дә уята алачак, бу исә янгынны тиз арада сүндерергә һәм кешеләрне коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк.
- Янгын сүндерүчеләргә безгә шундый приборлар куюлары өчен бик зур рәхмәт, - ди Марина. - Шундый хәйрия программасы булу бик яхшы.
Янгын сүндерүчеләр рейдларны «Балкыш» халыкка хезмәт күрсәтү социаль үзәге белгечләре белән бергәләп үткәрәләр.
- Без даими рәвештә социаль-куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләр, социаль гаиләләр, пенсионерлар, инвалидлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, - дип билгеләп үтә социаль яклау идарәсенең социаль эшләр буенча белгече Марина Кыямова. - Аларны, аеруча кечкенә балалы гаиләләрне, шундый приборлар куярга күндерәбез. Приборлар куркыныч мизгел булуга хәбәр бирәчәкләр.
Шәһәрдә һәм районда шундый берничә йөз прибор куелган.
- Мин барлык йорт хуҗа­ларына үзегезнең йорты­гызның иминлеге турында кайгыртуыгызны, үз фатирларыгызда һәм йортларыгызда шундый приборлар куюыгызны телим, - дип ачыклык кертә Гатин. - Статистика буенча янгында һәлак булучыларның яртысыннан артыгы йокы вакытында үлә. Автоном приборларның максаты - йоклаучы кешене уяту. Аның игътибарын янгынга юнәлтү. Аның бәясе кыйммәт түгел, әмма иң мөһиме - куркыныч вакытта алар кеше гомерен саклап кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай