Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Янгыннан бернәрсә дә калмый

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда аерым янгынга каршы режим кертелде. Бу чорда коры үләнне яндырган һәм тыелган урыннарда учак кабызган өчен штраф суммасы ике тапкырга артты. Аерым янгынга каршы режим гамәлдә булганда нинди нәтиҗәләргә ирешелде соң? Без шундый сорау белән муниципаль районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече Госман Гатинга...

Бу чорда күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге рейдлары, нигездә, шәхси торак сектор буенча булды, биредә янгыннар ешрак була. Бакчачылык җәмгыятьләрен дә онытмадылар, анда да шашлык яратучылар коры үлән һәм көчле җил булганда башка бакча участоклары хуҗалары өчен бәла-каза китереп чыгарырга мөмкиннәр.
Өч атнада күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 54 физик зат (штраф күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр) һәм өч вазифаи зат административ җавапка тартылды. Соңгыларына янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 15 мең сум күләмендә штраф салынган.
Узган өч атнада янгын сүндерү техникасы, нигездә, районның торак пунктларына һәм шәһәрдә янып киткән коры үләнне сүндерергә барды. Шунысы шатландыра, авыл җирлегендә янгын очраклары теркәлмәгән, димәк, күрелгән чаралар үз нәтиҗәләрен бирә.
Чистай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә янгынга каршы режимны үтәү буенча ныклы контрольда тоттылар. Алар полиция хезмәткәрләре белән бергә гражданнар урманнарга чыкмасын өчен район урманнарында пат­рульлек иттеләр. Шундый чаралар нәтиҗәсендә янгыннар булмады. Тиздән җәй башлана һәм ул нинди булыр, билгеле түгел, әмма янгын сүндерүчеләр коры сезонга әзерләнәләр, сүз уңаенда, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә дә янгын сүндерү постларын, буаларны тикшерә башладылар.
Аерым янгынга каршы режим тәмамланса да, барыбер кайбер чикләүләр калачак: биналардан һәм корылмалардан 50 метрга кадәр ераклыкта чүп-чар һәм коры үләнне яндыру тыела, печәнне һәм саламны да йортлар яныннан 50 метрдан да кимрәк ерак­лыкта саклау тыела.
Халык мәкалендәгечә: "Сакланганны гына Аллаһы Тәгалә саклый" бит, гражданнарга да, аеруча шәхси секторда яшәүчеләргә уяу булырга кирәк. Карактан стеналар кала, ә янгыннан бернәрсә дә калмый. Бу турыда һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев