Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялган исерткеч эчемлекләр дүрт чистайлының гомерен өзгәннәр

Узган ел Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль подразделениесе хезмәткәрләре өчен «нәтиҗәле» булган. Чистайда ялган исерткеч эчемлекләрнең өлеше дүрт мең литрдан артыграк күләмгә кимегән.

2017 елда нәкъ менә шушы күләмдә законсыз спиртлы исерткеч продукция тартып алынган. Чагыштыру өчен, бер ел элек бу сан 900 литрдан артыграк тәшкил иткән. Узган ел тартып алынган ялган исерткеч эчемлекләрнең иң күп өлеше Казахстан алкоголенә туры килә - 3600дән артыграк литр.
Һәм тагын берничә сан. Узган ел территориаль орган белгечләре алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 47 тикшерү үткәргәннәр. Шуларның берсе - планнан тыш. 23әр административ тикшерү һәм хокук саклау органнары белән бердәм тикшерү үткәрелгән.
- Тикшерүләр барышында без алкоголь продукциясе әйләнеше тармагында гамәлдә булган законнарны 54 бозу ачыкладык. Алар барысы да төрле характерда. Болар - өйдә җитештерелгән составында спирт булган продукцияне сату, алкоголь продукциясен ваклап сату чикләүләрен бозу, лицензия булмаган килеш исерткеч эчемлекләр сату, исерткеч эчемлекләрне вак­лап сату турындагы декларацияне аңлы рәвештә дөрес булмаган мәгълүматлар белән тапшыру һәм башка бик күп бозулар. Админист­ратив хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 3 миллион 817 мең сум тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлеге начальнигы Надежда Цыганова.
- Надежда Николаевна, нинди исерткеч эчемлек законсыз дип санала?
- Исерткеч эчемлекләр сатучы һәр оешманың моның өчен лицензиясе булырга тиеш. Законнар нигезендә, әлеге документ сату ноктасында күренеп тора торган урында урнаштырылган булырга тиеш. Шуны аңларга кирәк, лицензия булмаса, анда ялган исерткеч эчемлекләр сатыла. Димәк, әлеге продукцияне кулланганда беркем дә бернинди гарантия бирә алмый һәм нәтиҗәсе дә шактый аяныч булырга мөмкин.
Законсыз исерткеч эчемлекләр турында сөйләгәндә, күңелсез статистикадан башка булмый. Рос­потребнадзорның Чистай бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматлары буенча узган ел исерткеч эчемлекләр белән 20 чистайлы агуланган, дүртесенең кәеф-сафа кору үлем белән тәмамланган.
Ялган исерткеч эчемлекләр базары белән көрәшергә гади кешеләр дә ярдәм итә алалар. Исерткеч һәм составында спирт булган продукциянең әйләнеше тармагында гамәлдә булган законнарны бозу турында «Халык контроле»нә хәбәр итә һәм мәгълүмат расланган очракта моның өчен матди бүләкләү алырга мөмкин. Мәгълүмати системага шундый дәгъвалар Чистай муниципаль районында яшәүчеләрдән дә кергән. 2017 елда ун шундый мөрәҗәгать булган. Алар барысы да хокук саклау органнары белән берлектә тикшерелгән, әмма бер очракта да мәгълүмат расланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X