Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яхшы уңыш өчен база бар

Республиканың кайбер районнарында язгы кыр эшләрен уздыру өчен орлык җитми.Аерым алганда, Лениогорск, Менделеевск, Чирмешән, Азнакай, Бөгелмә районнары хуҗалыкларында чәчүлек материалга кытлык. Кызык, әмма факт - кайбер хуҗалыкларда орлыкны бөтенләй әзерләмәгәннәр, яки ул аз күләмдә генә әзерләнгән, ә язгы чәчү тиздән башланачак.

Чистай районында орлык белән хәлләр ничек тора соң? Әлеге сорауны без "Россельхозцентр по РТ" ФГБУ филиалының район­ара бүлек начальнигы Илгизәр Галиевка юлладык.
- Район буенча орлык әзерләү планы 10,68 мең тонна тәшкил итә, - дип сөйли Илгизәр Гобәйдулла улы, - фактта 12 мең тонна орлык салынган, ягъни яхшы уңыш өчен төпле база бар. Кирәк булган орлыкның 100 проценты диярлек кондицияле, репродукцион юнәлештәге орлык - 78 процент.
Югары сыйфатлы орлык әзерләү буенча җентекле эшләүче хуҗалыклар арасында "Йолдыз", "Кутлушкино", "Вамин-Чистай", "Сарсаз", "Кулон" хуҗалыкларын атарга мөмкин. Аларда барлык орлык та кондицияле, димәк, уңай шартлар булганда уңыш та ярыйсы булачак. Районда элиталы орлык кирәк булганның 15 процентыннан әзерләнгән, нигездә, "Йолдыз" һәм "Кутлушкино" хуҗалыкларында.
Авыл халкы нәрсә чәчә соң? Сабан культураларыннан, нигездә, солы, арпа, бодай һәм борчак, ягъни орлык базарында сорала торган культуралар. Кондициягә җиткерелмәгәннәре юк диярлек, барлык орлык­лар да чистартылган. Хуҗалыкларда әлеге күрсәткечкә таләпчән карыйлар. Әмма борчак орлыгының күпмедер өлеше брухус белән зарарланган. Бу хәл безнең районда һәм республикада гына түгел, тулаем илебез буенча шулай. Районга читтән кертелә торган орлыкка контроль да нык куелган. Читтән сатып алынган орлыкны тикшерүсез генә чәчү рөхсәт ителми. Җитәкчеләр һәм агрономнар әлеге мәсьәләдә шәхси җавап тотачаклар. Кызганычка каршы, рес­публикада читтән кайтартылган орлыкны орлыкчылык инспекциясенә тикшерүгә бирмәү очрак­лары күп. Моның өчен инде алар үзләре үк уңышны югалту сәбәпле, финанс яктан зыян күрделәр, шуның өстенә басулар да чүпләнде.
Бүлектә орлыкларны тулы күләмле тикшерү алып барыла - корткычлар һәм авырулар белән зарарлануга анализлар, чисталыкка, шытымга һәм дымлылыкка тикшерүләр үткәрелә һәм бик күп чаралардан соң гына хуҗалыклар әлеге орлыкны чәчәргә рөхсәт алалар.
Фермер хуҗалыкларында да орлыкларны тикшерү буенча эш алып барыла. Авылда эшләүче КФХларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең орлык салу планы 1,6 мең тонна итеп билгеләнде. Хәзер "Нуруллин" КФХсы базасында фермер хуҗалыклары өчен орлыкчылык үзәге булдыру буенча эш алып барыла, әмма әлегә һәр фермер аерым эшли, ләкин тиздән бу хәл үзгәрергә тиеш.
Рәсемдә: Сертификатлашу буенча әйдәүче агроном Илсөяр Абдуллина һәм беренче категорияле агроном Гөлия Шәйхетдинова орлыкка анализ үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев