Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел кәефе туа

Шәһәрне Яңа елга бизәүне кибетләр, офислар тәрәзәләренә ясалган иллюминацияләр, чыршыларны төрле төстәге лампалар, фигуралар белән бизәүдән башка гына күз алдына китерү мөмкин түгел.

Кызганычка каршы, әлегә бөтен җирдә дә барыбыз да ярата торган бәйрәмнең якынлашуы сизелми. Җитәкчеләрнең һәм алар җитәкли торган коллективлар хезмәткәрләренең аерым тырышлыгы тагын да яктырак хисләр тудырырга ярдәм итүе икеләтә күңелле. Боз спорт сарае яныннан, бигрәк тә кич белән узганда, шундый сихри Яңа ел кәефе тоясың. Ясалма чыршыны быел махсус Мәскәүдән алып кайтканнар, ә аның янына әлеге учреждениенең төп символлары - хоккейчы һәм ике фигурист силуэты урнаштырылган.
-Боз сарае үзенең статусына туры килергә, матурлыгы белән сокландырырга тиеш. Ул шуңа да спорт сарае бит инде, - ди аның директоры Резедә Ситдыйкова. - Һәм без кешеләр өчен күзләрне сокландыручы матурлык тудырырга тырышабыз. Бездә чистайлылар гына түгел, күп кенә шәһәребез кунаклары да була. Билгеле инде, без репутациябезне кайгыртабыз, имиджыбызны саклап калырга омтылабыз.
Боз спорт сарае эчке яктан да фантазияле бизәлгән, бәйрәм хисе тою теләге тудыру күренеп тора - янып торучы сакура, Яңа ел төненең төп персонажларының иллюминацияләре. Боларның барысын да коллектив эшләгән акчага сатып алганнар һәм ел саен яңа матур, нәтиҗәле әйберләр барлыкка килә. Сүз уңаенда, мәдәни-ял итү комплексында да (аның белән дә Резедә Әгъләм кызы җитәкчелек итә) шундый матурлык. Керү ишеге янында янып торучы фонтаннар, фойеда җырлаучы Кыш бабай - Яңа ел килүен алдан ук сизеп ләззәтләнәсең.
Резедә Ситдыйкова сүзләренә караганда, болар әллә ни кыйммәт тә түгел, ә балаларга һәм өлкәннәргә нинди бәхет, шатлык китерә. Барысы да чын күңелдән, нәкъ менә алар өчен эшләнә. Бездә Яңа ел кәефе тудырырга тырышучылар арасында шулай ук педагогия көллияте, су каналы, Чистай электр челтәре, саклык банкы, үзәк универмаг һ.б. коллективлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев