Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өй туена әзерләнәләр

Мебельная урамындагы 2 нче йортка узган ел нигез салынды, ел дәвамында актив төстә төзү эшләре алып барылды.

Алексеевскидагы "Керамика-маркет" фирмасы төзелешнең подрядчигы булды. Аның белгечләре кыска вакытларда биш катлы йортны торгыздылар. Эшне яхшы сыйфат белән башкардылар. Янәшәдә торучы яңа 60 фатирлы йорт кебек үк бик матур күренә. Биредә фатирларны, нигездә, яшь гаиләләр социаль ипотека һәм ТРда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары белән алалар.
ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының Чистай вәкиллеге биредә конкурс буенча фатирлар откан гаиләләрне яңа торакны карарга чакырдылар. Шундый гаиләләрнең берсе Котовлар гаиләсе.
- Без Тегермән микрорайонындагы кечкенә фатирда яшибез, - дип сөйли гаилә башлыгы Сергей, - өчәү генә - үзем, хатыным Динә һәм улым Макар булганда урын җитәрлек иде, ике ай элек кызыбыз Николь туды һәм хәзер иркенрәк фатир кирәк. Без моңа кадәр үк инде дәүләт торак фонды вәкиллегенә мөрәҗәгать иткән идек.
Котовлар гаиләсе гаризасын шунда ук тикшерүгә куялар һәм тиздән гаилә өй туе үткәрәчәк. Аларга Чистайның экологик яктан чиста районындагы ярыйсы гына йорт эләкте, ул Камага карап тора. Моннан тыш фатирларда ике контурлы казаннар куелган, ә Котовлар гаиләсе өчен бу әһәмиятле фактор. Бирегә күчүчеләр шулай ук йортның төзеклелегенә, яңа балалар мәйданчыгына (ул смета буенча йорт төзелешенә кертелгән иде) шатланып туя алмаячаклар. Шулай итеп, Чистай үзенең туган көнен тагын бер яңа йорт белән каршы ала, тиздән үзәк район дәваханәсе микрорайонында гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча төзелгән йорт та үз хуҗаларын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев