Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул «Филантроп» Халыкара премиягә ия булды

Чистай авторы һәм башкаручысы Валентина Солдатованың иҗади казанышларына тагын бер саллы бүләк өстәлде.

Аның хәзер «Сердце, пронзенное птицей удачи» статуэткасы бар, аны, оештыручылар фикеренчә, Оскарга тиңләргә мөмкин. Валентина Георгиевна физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен булдырылган «Филантроп» Халыкара премиягә ия булды.
Аның 16 еллык тарихында бары өченче тапкыр гына Татарстан вәкиле лауреат була, шуңа да аларның берсе безнең якташыбыз булуы тагын да сөендерә.
- Мин беренче тапкыр гына бәхет сынамыйм, - ди Валентина Солдатова. - Башта номинант булдым, ә 2012 елда дип­ломант исеменә ирештем. Уңышсызлыкларга борчылмадым, билгеле нәтиҗәләр, анализ ясадым. Башкару осталыгын камилләштерү, үз чыгышыңны лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итә белү кирәклеген сиздем. Шуның өстендә эшләдем дә.
Быел инде ул III дәрәҗә лауреат исеме яулый. Уңыш­сызлыклар аңа этәргеч кенә бирә дигән фикер туа. Ул моның үкенечле очрак булуын исбат итәргә тели. Валентина Георгиевна бик мөлаем, аның белән аралашу җиңел. Ул үзен еш кына борчыган авыруларга карамастан, һәрвакыт яхшыга өметләнә.
- Тантана вакытында сезне бигрәк тә нәрсә гаҗәпләндерде? - дип сорадым Валентина Георгиевнадан.
-Мин бервакытта да төшенкелеккә бирелергә ярамаганлыгына инандым! Карандашны тешләре белән кысып рәсем ясарга өйрәнгән Пермь краеннан килгән кыз моны исбат итте. Финляндиядән килгән катнашучы да бирешми, ул инвалид коляскасына утырып, бик матур бию башкарды. Тайвань утравыннан килгән 17 яшьлек кыз Куо вей-Чи куллары да, аяклары да булмаган килеш (7 яшьтә гангрена кичерә) бии дә, кул терсәкләре белән пианинода бик яхшы уйный да.
Красноярск краеннан килгән 11 яшьлек малай да соклану хисләре уятты, ул балалайкада шәп уйнады. Һәр катнашучының үз язмышы, үз ярасы, әмма аларны тынгысызлык, ихтыяр көче, талант берләштерә. Шундый аралашулар эзсез калмый.
Аларны Иосиф Кобзон җитәкләгән мәртәбәле жюри, ә аның составына танылган артистлар, рәссамнар керде, бәяләде.
- Мин һаман да бүләкләү тантанасының үзеннән, шулай ук халык артисты Лариса Лужина, скульптор Зураб Церетели, рәссам Никас Соф­ронов белән очрашудан тәэсирләнеп йөрим. Бу барлык физик мөмкинлекләре чикләнгән талантлы кешеләргә үзләренең чиксез сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Һәм оештыручыларга, миңа ярдәм итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт.
- Сезгә, Валентина Георгиевна, ихластан яңадан-яңа уңышлар телибез һәм сезнең белән һәрвакыт очрашырга шатбыз.
Гөлнур ХӘМЗИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев