Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул безгә кадерле һәм якын кеше

1 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Саттарова икенче ел "Безнең иң яхшы укытучы" республика конкурсында җиңүче булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия.

Егерме ел элек Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң педагогик эшчәнлеген башта 16 нчы мәктәптә башлый, ә лицей ачылганнан соң абруйлы уку йортына чакыру ала. Коллективтан китү турында карар кабул итүе җиңел булмый, шулай да яңа типтагы мәгариф учреждениесе төзү теләге җиңә. Елена Ивановна балаларның төрле мәктәпләрдән җыелуын, сыйныфта бердәм дус коллектив туп­лау, үз фәнең белән кызыксындыру өчен күп көч куярга кирәклеген яхшы белә. Моның ничек алып барылуы турында аның укучыларының сөйләвен үтендек.
Максим Спирихин:
-Ул безне үзенә бишенче сыйныфта алды. Таләпчән, гадел укытучы, һәрберебезне күз уңында тотты, даими рәвештә әти-әниләр белән элемтәдә торды. Ул вакытта безгә аның шулай контрольдә тотуы ошамады, ирекле һәм мөстәкыйль буласы килде. Без бары соңыннан гына аның безне күпме проблемалардан саклап калуын аңладык. Унынчы сыйныфка кадәр безнең сыйныф җитәкчесе һәм яраткан рус теле һәм әдәбияты укытучысы булды. Әлеге уку елы безнең өчен соңгысы, әмма элеккечә үк Елена Ивановна безнең өчен кадерле һәм якын кеше, без аңа төрле хәлләрдә киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез.
Эмиль Хәбибуллин:
-Ягымлы, мөлаем кеше, аның өчен вак-төякләр юк. Һәр нәрсәгә үзара мөнәсәбәттән башлап дәрескә әзерләнүгә кадәр нигезле карый. Лицейның физик-математик профиль буенча ориентлашуына да карамастан, гуманитар фәннәр дә югары дәрәҗәдә укытыла. Бу турыда 9 нчы сыйныфта дәүләт йомгаклау аттес­тациясе нәтиҗәләренә таянып сөйлим, укытучыбыз ярдәме белән без иң зур балларны җыйдык.
Виктория Толчина:
-БДИга әзерләнгәндә системалылык кирәк, бу үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышанычлырак булу мөмкинлеге бирә. Елена Ивановнаның дәресләре логик яктан төзелеше, төгәллеге белән аерылып тора, шуңа да барлык кагыйдәләр истә кала һәм онытылмый.
Ә менә бүгенге укучылары Алсу Сабирҗанова, Алия Нуретдинова нәрсәләр сөйлиләр:
-Ул искиткеч ягымлы, кайгыртучан, каникуллар вакытында без барыбыз бергә экскурсиядә булдык. Бер ел элек кенә без төрле мәктәпләрдән лицейга килдек, ә хәзер шундый нык дуслаштык, әйтерсең лә һәрвакыт бергә укыганбыз. Сыйныф сәгатьләренең берсендә үз-үзебезне тәкъдим иттек, үзебез һәм мавыгуларыбыз турында сөйләдек, бу безне бик якынайтты. Иң башта безне югары таләпләр куркытты, ә хәзер зур ышаныч белән бирелгән ритм уку һәм укудан тыш вакыттан рациональрәк файдалану мөмкинлеге бирә дип әйтергә мөмкин. Елена Ивановна шундый күп өстәмә белем бирә ки, аның дәресләре мавыктыра һәм без көн саен яңа ачышлар ясарга әзер.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган унынчы сыйныф укучылары да, бүген укуларын югары уку йортларында дәвам итүче чыгарылыш укучылары да аңа чиксез рәхмәтле. 2011 елгы чыгарылыштан ике укучы 98әр, тагын сигез укучы 84тән 95кә кадәр балл җыйдылар, бу чыннан да югары нәтиҗә. Аның укучылары - рес­публика, Россия, халык­ара конкурсларда һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар.
-Сезнең өчен укытучы һөнәре нәрсә ул?
-Даими камилләшүгә стимул. Балаларны укытып, үзем дә алардан өйрәнәм. Мине аларның эчкерсез, табигый булулары, яңаны белергә теләүләре сок­ландыра. Алар белән бер тигез булырга тырышам. Компьютер заманында балалар искиткеч күп мәгълүмат алалар һәм укытучы да аны тулы күләмдә белергә тиеш.
-Балалар белән үзара мөнәсәбәт ничек урнаша?
- Әйтергә кирәк, минем укучыларым бик яхшылар. Алар барысы да сәләтле, соңгы нәтиҗәнең уңышлы булуын - иң яхшы уку йортларына укырга керергә телиләр. Алар белән аралашуы да җиңел, алар сизгер күңелле, максатчаннар. Керү сынауларын уңышлы тапшырып, лицейчылар булулары белән горурлана алалар. Безнең уртак максатыбыз һәм бурычларыбыз бар - ныклы белемле булу, интеллектуаль, иҗат потенциалын үстерү.
-Миңа югары һөнәри хезмәттәшләр белән эшләве бик күңелле,- дип сүзгә кушыла лицей директоры Гөлнур Габитова.- Шуларның берсе Елена Саттарова. Ул чыннан да, үз фәне белән мавыктыра, шуның өстенә менә дигән нәтиҗәләр дә ала. Аның арсеналында укытуның инновацион методикасы, укытуга шәхси якын килүдән файдалану, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртак­лашу, Интернет-ресурслардан файдалану, даими рәвештә белемне күтәрү, Мәскәүдә курсларда уку, фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашу. Соңгы вакытта укытучыларның БДИ тапшыруы практикага керде һәм Елена Ивановна беренчеләрдән булып 100 балл җыйды. Аңа муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның, шулай ук элеккеге ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Таркаевның балаларны олимпиадаларга, БДИга нәтиҗәле әзерләгәне өчен булдырылган премияләре тапшырылды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы бар. Ул менә дигән кеше, дуслыкны бәяли белә. Аның күп еллар дәвамындагы балачак дусты Наталья Николаевна Андроновага булган җылы мөнәсәбәтләренә сок­ланам. Икесе укытучылар, алтынчы сыйныфта сыйныф җитәкчеләре булып торалар. Һөнәри һәм шәхси пландагы шундый мөнәсәбәтләре уртак эшкә ярдәм итә.
Форсаттан файдаланып, барыгызны да Укытучылар көне белән тәбрик итәм, бәхет, исәнлек, рәхмәтле укучылар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев