Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәртип урнаштыру катлаулы түгел, әмма...

Төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында административ комиссиянең күчмә утырышы булды. Анда муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголов катнаштылар.

Комиссия әгъзалары барган беренче урын нотариус Н. Гыйззәтуллинаның яңа бинасы булды. Эшләр тәмамланган, әмма тәртип юк. Нотариус белән сөйләшү үз җимешләрен бирде, икенче көнне үк элеккеге төзелеш янындагы чүп-чар юкка чыкты.
Ә менә "Мир" мәдәни-күңел ачу үзәге каршындагы өч кибет вәкилләре белән сөйләшүне катлаулы дип әйтергә дә мөмкин, мәсьәлә шунда ки, өч кибет тә шулай атала торган "кызыл линиядән" чыкканнар, әмма шул очракта да инвалидлар өчен аерым шартлар булдырмаганнар. Әлеге өч сәүдә ноктасы җитәкчеләренә беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклегенә күрсәтелде.
Югары базарда комиссия әгьзалары "Горячий хлеб" кибете артындагы чүплеккә исләре китте. Әлеге территория райпо универмагына карый. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголовның контейнерлар, чыгарыла торган чүп-чар күләме турындагы сорауларына универмаг директоры Н. Арсланова төгәл генә берни дә әйтә алмады. Әмма "Индустрия" ширкәте директоры Р. Ситдыйков хәлгә аңлатма бирде, ул комиссия әгьзаларына райпо универмагы белән чүп-чар чыгаруга бернинди дә килешүләр төзелмәвен хәбәр итте. Күргәнегезчә, комментарий да кирәк түгел. Базарда сәүдә итүче эшмәкәрләргә дә дәгъва белдерелде, әмма үз эш урыннары янында аларның тәртип урнаштырасылары килми. Комиссия әгъзалары ваемсыз эшмәкәрләргә, аларның абруена да карамастан, акча белән җәзага тартырга вәгъдә иттеләр.
Элеккеге "Сельхозтехника" территориясендә берничә фирма урнашкан, алар биредә производство эшчәнлеге алып баралар. Комиссия әгъзалары төзекләндерү мәсьәләләре арткы планда калырга тиеш түгел дип белдерделәр. Чүп-чар, киселгән агач ботаклары предприятие территориясеннән чыгарылырга тиеш.
Автовокзал янында күптән түгел бер фирма ачылды. Аның территориясен төзекләндерелгән дип әйтергә тел дә бармый - бөтен җирдә чүп-чар, киселгән агач ботаклары аунап ята һәм моны берәү дә чыгарырга җыенмый. Ике көн эчендә биредә тәртип урнаштырырга дигән команда бирелде.
Шәһәр үзәге - Чистайның үзенчәлекле витринасы. Биредә "Билдинг" фирмасы урнашкан, аның кечкенә генә җир участогы бар, анда газон үләне яки матур чәчәкләр үсә алыр иде. Юк шул, биредә бары узган елгы коры үлән һәм чүп-чар гына аунап ята. Ә "Билдинг" директоры В. Казаков якын арада барысын да тәртипкә китерергә вәгъдә бирде. Рейдтан соң узган елгы кипкән үлән һәм чүп-чар җыеп алынган иде, үзеннән үзе сорау туа: элегрәк моны эшләргә нәрсә комачаулаган соң?
Шәһәр пляжын төзекләндерү һәрвакыт күп сорау тудыра. Алар хәзер дә җитәрлек. Тиздән коену сезоны башланыр, ә пляжда тәртип һаман юк: бөтен җирдә чүп-чар өеме, буш пластик һәм пыяла шешәләр аунап ята.
Һәрвакыт тәнкыйть үзәгендә булган икенче территория - сәгать заводы базары. Яшелчәләр сату сезоны башлана. Моның өчен яраклаштырылмаган урыннарда сәүдә итәргә җыенучы эшмәкәрләр җитәрлек. Шул ук вакытта автомобильләр кую өчен дә урын җитми. Комиссия әгъзалары әлеге сорау буенча кайгыртучанлык күрсәттеләр, берәүгә дә сер түгел, ял көннәрендә базар янында машина куюы зур проблемага әверелә, ә моның өчен вариантлар бар бит. Комиссия әгъзалары боларны эзли башладылар, бу мәсьәләдә аларга полиция участковыйлары ярдәм итте, сүз уңаенда, рейд барышында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар салдылар. Административ комиссия икеайлык барышында даими рәвештә шундый рейдлар үткәрүне планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев