Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Традицияләр яши һәм үсә

Балалар сәнгать мәктәбе 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Муниципаль район башлыклары, республикадагы иң олы уку йортларының чыгарылыш укучылары, укучыларның ата-аналары тантаналы чараның кунаклары булдылар. Бәйрәмне, чарага күтәренке кәеф өстәп, мәктәп хоры ачып җибәрде.

Сугыштан соңгы авыр елларда безнең шәһәрдә музыка мәктәбе ачыла, беренче көннән алып бүгенге көнгә кадәр ул рухи, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, мәдәният үзәге булып тора. Бу еллар эчендә 1600дән артык чистайлы югары сәнгатькә юл алды, үзләре өчен тылсымлы музыка иле ачты, күпләр өчен ул тормыш яме булып тора. Мәктәптән чыгарылган укучылар профильле уку йортларында белем алганнан соң, кире укытучы вазифаларында бирегә кайттылар.
Кичәнең кунакларына мөрәҗәгать итеп, директор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Шургалина мәктәп коллективы - талантлы педагоглар, аларның укучылары республика, Россия, халыкара конкурслар һәм фестивальләрдә җиңүчеләрнең һәм призерларның, абруйлы уку йортларына укырга керүләрен, уңышлы тәмамлауларын, киләчәктә укытучыларының эшләрен дәвам итүләрен ассызыклады. Барлык педагоглар диярлек актив концерт эшләре алып баралар, шәһәрдә һәм республикада танылган иҗат коллективлары туплап, актив агарту эшләре алып баралар. Болар "Акварель", халык инструментлары ансамбле, рус халык инструментлары ансамбльләре, иске музыка ансамбльләре, "Бәллүр", флейтада уйнаучылар триосы һәм башкалар. "Декабрские вечера", "Ритмы джаза", "Музыка для малышей", "День музыки", "Посвящение в музыканты" һәм башка чаралар традициягә әверелде.
Мәктәпнең визит карточкасы булып балалар инструменталь башкаруындагы "Камская мозаика" респуб­лика фестиваль-конкурсы тора. Анда абруйлы музыка мәктәпләреннән балалар катнаша. Германиядәге музыкантлар белән милләтара элемтә урнаштырылды. Алар мәктәптә уздырылган милләтара музыка фестивалендә катнаштылар. Бүгенге көндә мәктәптә 14 белгечлек буенча белем бирелә. Киләчәктә эстрада бүлеге ачу, шулай ук хореография һәм вокал хор бүлегендә укучылар санын арттыру планлаштырыла. Коллективка яңа талантлы педагоглар килделәр. Юбилейлы елда мәктәп Татарстан Рес­публикасы хөкүмәте гранты алуга иреште, ул "Чистополь-родина выдающиегося композитора современности Суфии Губайдуллиной" проекты өчен бирелде. Соңгы вакытта балалар сәнгать мәктәбендә ремонт ясалды, янкорма төзелде, коллектив муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның ярдәмен тоя. Бәйрәм көнне дә ул мәктәп коллективын истәлекле вакыйга белән котлады, педагогларга Мактау грамоталары тапшырды, 50 меңгә сертификат бирде һәм күптән көткән Сәнгать сарае төзеләчәге турында хәбәр итте.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева юбилярларга шулай ук изге теләкләр юллады. Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова коллективны бәйрәм белән котлады, Мактау грамоталары тапшырды. ТРның Мәдәният министрлыгыннан Мактау грамоталары Галина Емельяновага, Валентина Гариповага, Надежда Холодановага бирелде. Укытучыларның бер төркеме балалар сәнгать мәктәбе администрациясеннән Мактау грамоталары алды. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгыннан, С. Гобәйдуллинаның Казандагы үзәге җитәкчеләреннән, коллегалардан, чыгарылыш укучыларыннан котлау телеграммалары килде. Предприятие, уку йортлары җитәкчеләре яшь буынны лаеклы тәрбияләгәннәре, җәмгыятьнең мәдәни тормышында зур роль уйнаганнары өчен коллективка рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Юбилярлар кунакларны үзләренең яхшы укучылары һәм укытучылары башкаруындагы концерт номерлары белән шатландырдылар.
Рәсемдә: И.Әхмәтҗанов «Акварель» ансамбле җитәкчесе А.Рогожкинга Мактау грамотасы тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев