Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түли алалар, әмма теләмиләр...

Муниципаль район башкарма комитетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, аны аның рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев алып барды. РФда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 400 миллиард сум тәшкил итә.

Татарстанда 4 миллиард сум. Чистайлыларның бурычы 56,5 миллион сум тәшкил итә һәм бер айда 2,5 миллион сумга артты. Элеккеге тулай торакларда - Ак. Королев урамы,1, Вахитов урамы, 144, Мир урамы 38 - бурыч буенча хәл катлаулы. "Жилэнерго" фирмасы җитәкчесе А. Колпаков хәбәр иткәнчә, явызларча түләмәүчеләрнең электр энергиясен өзү процессы актив алып барыла. Утны өзүгә 300 таләп бирелгән, 250сендә электр энергиясе өзелгән, әмма 40 бурычлы үз белдекләре белән яңадан тоташканнар.Үз белдеге белән тоташкан бер чистайлыда щитта кыска ялганыш булган, чак кына янгын чыкмый калган. Комиссиядә шундый очраклар булганда "үз белдекләре белән тоташучыларга" документларны административ комиссиягә ( штраф салу өчен) һәм полициянең участок уполномоченныйлары хезмәтенә (контроль алып бару өчен) тапшырырга кирәк. Суд приставлары да бурычлылар белән актив эшлиләр, әмма еш кына бурычлылардан алыр нәрсә булмый, әмма барысының да түгел. Мәсәлән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр исемлегендә предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең элеккеге җитәкчеләре фамилияләре күп. Әлегә бу фамилияләр комиссия утырышында гына яңгырады.
-Бездә бурычлылар буенча ике юнәлеш урнашты,- диде М. Гобәев. -Түләргә теләгән кеше ниндидер сәбәпләр аркасында түли алмый, шул ук вакытта түли алырлык, әмма түләргә теләми торган икенче категория дә бар. Соңгылары белән суд приставлары вазифаларына, исемнәренә, казанышларына карамастан, ныграк эшләргә тиешләр.
Безнең халыкның уйлап табучанлыгына исең китәрлек. Исәп-хисап үзәге мәгълүматлары буенча күп кенә йортларда яшәүчеләр су куллану күрсәткечләрен киметәләр. "Восток-энерго" фирмасы бирә торган кайнар суны куллану буенча хәл катлаулы. Җитәкче Н. Миңнегалиев сүзләренә караганда, кайнар суны югалтудан килгән зыян ярты миллионнан артыг­рак тәшкил итә. Шуңа да фирма булмаган урыннарга кайнар суны куллануны исәпкә алу приборлары урнаштырырга мәҗбүр булачак. Мәсәлән, ноябрьдә кулланылган ресурслар -су, электр энергиясе, җылылык өчен ОДН гомуми чыгымнан 20 процентка артып киткән 79 йорт ачыкланган. Шул санга ун кооператив йорт та керә. Хәзер яшәүчеләр коммунальщиклар белән бергә яшәүчеләр урлыйлармы, әллә коммуналь хезмәтләр гаеплеме икәнен тикшерәләр.
-Комиссия эше төгәл оештырылган, әмма әлегә җитди нәтиҗәләр күренми, - диде комиссия рәисе. -Суд приставлары хезмәтенә арест салынган мөлкәтне бәяләү һәм сату процессын тизләтергә, явызларча түләмәүчеләр буенча массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында рейдлар оештырырга тәкъдим ителде. Шәһәр башкарма комитеты да эшкә кушылды, ул территориаль җәмәгать советлары белән берлектә зур күләмдә бурычлары булган яшәүчеләр белән эш алып бара.
***
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар буенча комиссия шәһәр башкарма комитетында да эшли башлады.
Аның беренче утырышын "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов алып барды. Комиссия утырышына Тегермән мәйданы һәм кирпеч заводы микрорайонында яшәүче бурычлылар чакырылды. Сүз уңаенда, биредә "Жилищник-3" фирмасы территориаль җәмәгать советы белән хезмәттәшлек итеп бурычлылар буенча эшне җайга салды. Шулай ук комиссия утырышына ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килгән иде. Мәсәлән, Карьерная урамы, 8 нче йортта яшәүченең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 53 мең сум күләмендә бурычы бар. Ул комиссия әгъзаларына аңлатканча, бурыч йортта капиталь ремонт үткәрү сәбәпле, тәрәзәләрне һәм башка җиһазларны алмаштырырга туры килгәнлектән җыелган. Фатир хосусыйлаштырылмаган, әмма биредә күптән түгел төньякка эшкә киткән ике улы да теркәлгән. Бурычлы санитарка булып эшли, хезмәт хакы кечкенә, гыйнвар аенда уллары кайтачак һәм бурычны түләячәкләр. М. Ксенофонтов аңардан бурычны азлап булса да, түләвен сорады, шулай булганда, электр энергиясе, су һәм газны өзмәячәкләр.
Новосельская урамы, 67 нче йортта яшәүченең фатирында дүрт кеше теркәлгән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 57 мең сумга җиткән. Бурычлы аңлатканча, фатир хосусыйлаштырылган, кызы һәм улы Казанда укыйлар, элеккеге ире эшләми, аның белән бергә шабашкага йөриләр, билгеле, балаларына уку өчен дә түләргә, ашарга да кирәк. Һәм менә бурыч җыелган. Әмма алар аны түләячәкләр. М. Ксенофонтов аңа даими эшкә урнашырга тәкъдим итте. Комиссия эше азагында М. Ксенофонтов билгеләп үткәнчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар еш кына түләмәүчеләр аркасында хезмәт хакын, җирле бюджетка салымнарны вакытында түли алмыйлар. Димәк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен явызларча түләмәүчеләргә каршы көрәш - шәһәр масштабындагы бурыч.
Рәсемдә: «Сезнең бераз гына бурычыгыз бар икән».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев