Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән “тимер атлар” басуга чыгачак

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү, нигездә, тәмамланып килә.

Республикада машиналарның һәм җиһазларның 70 процентка якыны норматив срогыннан артыграк файдаланыла, бу аларны торгызуны кыенлаштыра. Республиканың агросәнәгать комплексында 16 меңгә якын трактор исәпләнә, аларның эшкә әзерлеге бүгенге көнгә 79 процент. Чәчкечләр ( 7,5 мең берәмлек) 90 процент эшкә әзер.
Чистай районы техниканың әзерлек мәсьәләсе буенча республика күрсәткечләреннән бераз артка кала. Мәсәлән, республикада, авыл хуҗалыгы метеоролог­лары һәм белгечләре фаразлавынча, иртә яз көтелә, 1 апрельгә язгы кыр эшләрендә катнашачак бөтен техника әзерлек сызыгында торырга тиеш.
- Кутлушкино", "Вамин-Чистай", "Сарсаз" хуҗалыкларында техниканы чәчүгә яхшы сыйфатлы итеп ремонтлыйлар, - дип сөйли муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство- маркетинг бүлеге начальнигы А. Ромадановский. - Мәсәлән, яуширмәлеләр инде чәчкечләрне һәм тырмаларны агрегатлаштыруга керештеләр, бу уңай һава шартлары булганда тиз арада басуга чыгу мөмкинлеге бирә. "Луч" һәм "Родник" ширкәтләре ремонт графигыннан артта калалар. "Вамин-Чистай" фирмасында техниканы ремонтлау агымга куелган. Аны ремонтлау буенча эш "Сельхозтехника"да элекке комбайннар депосында алып барыла, биредә тракторларны ремонтлау буенча бүлеп бирелгән. махсус участок бар.
"Вамин-Чистай" фирмасының Тукай исемендәге бүлегеннән килгән тракторчы Р. Ибраһимов һәм аның ярдәмчесе И. Әхмәтшин К-701 тракторын (рәсемдә) ремонтлыйлар. Янәшә тагын ике К-700А һәм К-744 тракторлары тора. Эш тулы куәтенә бара.
- Без инде биредә өченче көн, - дип сөйли Р. Ибраһимов, - бөтен кимчелекләрне дә таптык, иң катлаулыларын төзәттек. Тиздән трактор хуҗалыкка кайтачак һәм басуга чыгарга әзер булачак.
Хуҗалыкта барлыгы 400 трактор исәпләнә, шуларның 300ен ремонтларга кирәк. Ә әлегә 237се генә ремонтланган, бу 78 процент тәшкил итә. Тракторларның техник әзерлеге 83 процент. Машиналар инвентарен һәм чәчкечләрнең, культиваторларның, катнаш агрегатларның, тырмаларның япма җиһазларын ремонтлау белән хәл бераз яхшырак. Аларны турыдан-туры хуҗалыкларда ремонтлыйлар, бу оперативрак башкарыла һәм арзанракка төшә. Хуҗалык өчен моның да әһәмияте бар. Техниканы ремонтлауда 100дән артыграк кеше белән 33 звено эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев