Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләр калмаячак

2013 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне ачыклау буенча эш башланды.

Бу проблема белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кызыксынды. Ул файдаланылмый торган җирләрне хуҗалык итү әйләнешенә кертү бурычын куйды.
Файдаланылмый торган җирләрнең иң зур мәйданнары Татарстанның кайбер районнарында, шул исәптән Чис­тайда да теркәлгән. Биредә 2014 елда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге биш мең гектардан артыг­рак җир эшкәртелмәгән.
Проблема шунда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кайбер сәбәпләр аркасында шундый җир участокларын эшкәртүдән баш тарталар. Шушы вакыт эчендә аларны үлән басып ала һәм алар авыл хуҗалыгы әйләнешеннән төшеп калалар.
- Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү буенча чаралар планы төзелә, - ди начальник урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Аларны нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тапшыру каралган. Шулай, 2015 елда районда авыл хуҗалыгы әйләнешенә ике мең гектарга якын җир кертелгән һәм бу эш дәвам итә.
Табигый уңдырыш дәрәҗәсе түбән булган, куак һәм үлән басып киткән, эшкәртергә уңайсыз булган җирләрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җирләрнең категориясен үзгәртмичә агач-куак утыртмаларына күчерергә тәкъдим итә. Районда файдаланылмый торган җирләрнең берникадәр өлеше урман утыртмалары өчен сөрү җиренә күчерелгән.
- Хәзер районда 500 гектардан азрак файдаланылмый торган җир калды, - дип аңлатты Илгизәр Нуретдинов. - Татар Баганалысы авыл җирлегендә - 213 гектар, Кубасс авыл җирлегендә - 50, Чистай авыл җирлегендә - 200, Данауровка авыл җирлегендә 10 гектар җир файдаланылмый. Хәзер авыл җирлекләре буенча ныклы эш алып барыла һәм без Чистай районында тиздән, беренче яртыеллыкта, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләр калмас дип планлаштырабыз. Әгәр милекчеләр җирне эшкәртмәсәләр, без аны башка җирдән файдаланучыларга арендага бирергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай җирләр