Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү тулы куәтенә бара

Район хуҗалыклары цехларында һәм ремонт остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулы көченә бара.

Язгы кыр эшләре вакытында башлансыннар өчен, механиклар һәм слесарьлар тракторларны һәм агрегатларны яңа сезонга әзерлиләр.
- Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы берләшмә­ләрендә булган 350 трак­торның 260ы файдалануга әзер. Барлык тырмалар төзекләндерелгән, чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау буенча эшләр төгәлләнүгә таба бара, - дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлеге начальнигы Александр Ромадановский. - Иң яхшы әзерлек дәрәҗәсе «Кутлушкино», «Закамье Агро», «Родник» хуҗалыкларында. «Акбулат» фирмасында да ремонт темплары начар түгел.
«Джукетау» агрофирмасында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә зур игътибар бирәләр. «Йолдыз» бүлекчәсенең машина йортындагы ремонт остаханәсенә күптән түгел ике МТЗ-1221 һәм бер МТЗ-80 тракторы кайтардылар.
- Безнең агрофирмада чәчү кампаниясе вакытында 46 трактор эшли, - дип хәбәр итте фирма җитәкчесе урынбасары Мансур Гыйззәтуллин, - шуларның әлегә 19ы гына әзер. Техника еш ватыла, шуңа күрә бөтен өмет югары җитештерүчән чәчү комплексларына. Авыл хуҗалыгы предприя­тиесендә машина-трактор паркы зур, шуңа күрә остаханә кыш буе эшли. Барлык культиваторлар һәм чәчкечләр әзер, хәзер аерым игътибар чәчү комплексларына бирелә.
Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пунктында эш гөрли. Агрофирмада язгы кыр эшләренә әзерлекнең тулы көченә баруы күренә.
- Ремонтка җаваплы карыйбыз, чөнки техника сафтан чыккан очракта, бөтен дәгъвалар бары үзебезгә генә, - ди ремонт остаханәсе
мөдире Илья Мельников. - Тырмаларны һәм культиваторларны әзерләдек инде, аларны техникага көйли башлыйбыз.
Биредә слесарь-көйләү­челәр Виктор Уваров һәм Виктор Сухоруков, авыл хуҗалыгы машиналарының вак детальләрен ремонтлауга игътибар биреп, тырышып эшлиләр. Әйтергә кирәк, слесарьлар яхшы шартларда хезмәт итәләр: остаханә якты һәм җылы. Тимерче Халик Сираевның да эше күп.
Чәчүгә хуҗалыклар гына түгел, ә бер-ике берәмлек техникасы булган фермерлар да әзерләнә.
- Энергиягә туендырылган техника һәм югары җитештерүчән, күп функцияле агрегатлар кулланып, производство чыгымнарын, шул исәптән ягулык-майлау материалларына, запас частьларга киметеп, хезмәт җитештерүчәнлеген бермә-бер арттырырга, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын сизелерлек арттырырга мөмкин, - дип саный Александр Ромадановский.
Март аенда ук техниканы язгы чәчүгә әзерлек линейкалары башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай