Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тавыш бирү барышын Интернеттан күзәтергә мөмкин

4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Илебез тормышындагы булачак әһәмиятле вакыйга, булачак сайлауларның үзенчәлекләре турында ТР Чистай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вера Белова-Реутина сөйли.

- Сайлау алды кампаниясе ахырына якынлаша. Барлык оештыру чаралары да календарь планы нигезендә үткәрелә, җирле массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат тулы күләмдә тәкъдим ителә. Бары тик сайлауларны әзерләү һәм уздыру буенча эшнең төп мизгелләренә генә тукталасым килә. Участок сайлау комиссияләре формалашты, аларның рәисләре билгеләнде. Беренче оештыру утырышында урынбасарлар һәм сәркатибләр сайланды, алар үз эшләренә керештеләр.
- Участок сайлау комиссиясенең вазифалар даирәсе нинди?
- Хәзерге вакытта иң мөһимнәр арасында -участок сайлау комиссиясе адресы, телефон номеры, эш вакыты, шулай ук тавыш бирү көне, вакыты, урыны турында халыкка мәгълүмат бирү, сайлаучылар исемлеген раслау, сайлаучыларны исемлек белән таныштыру, исемлектәге хаталар һәм төгәлсезлекләр турында гаризалар карау, анда тиешле үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне хәл итү. Шулай ук тавыш бирү биналарын, тавыш бирү тартмаларын һәм башка җиһазларны әзерләү, теркәлгән кандидатлар турында сайлаучыларга хәбәр итү, сайлау участогы территорияләрендә сайлау алды агитациясе уздыру тәртибен күзәтү һәм башкалар.
- Ниндидер сәбәпләр аркасында үз участокларында тавыш бирә алмаучыларга нишләргә?
- 4 мартта теркәү урыны буенча булмаучы гражданнар (алар биредә сайлаучылар исемлегенә кертелгән) беркетү танык­лыклары буенча тавыш бирә алалар. 12 февральгә кадәр аларны территориаль сайлау комиссияләре бирде, ә 13 февральдән 3 мартка кадәр участок сайлау комиссияләре бирә. Беркетү таныклыгы сайлаучыга шәхсән язмача гаризасы нигезендә сәбәбен күрсәтеп яисә нотариуста яки дәвалау-кисәтү учреждениесе администрациясе (әгәр сайлаучы дәвалануда булса) тарафыннан расланган ышаныч кәгазе нигезендә аның вәкиленә бирелә. Башка очракларда гамәлдәге законнар нигезендә.
- Сәламәтлек торышы буенча мөстәкыйль рәвештә тавыш бирү урынына килә алмаучы гражданин үзенең сайлау хокукыннан ничек файдалана ала?
- Мондый сайлаучыга язмача гариза белән яки телдән, шул ук вакытта башка кешеләр аша тавыш бирү бинасыннан башка урында сайлауда катнашу өчен мөмкинлек бирү турында 4 мартта 14 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Әлеге сайлауларның үзенчәлекләре нинди?
- Без беренче тапкыр илебез Президентын озаграк срокка - 6 елга сайлыйбыз. Әлеге сайлаулар башка бернинди сайлаулар белән дә бергә үткәрелми һәм сайлаучыга бары бер бюллетень генә бирелә, анда РФ Президентына биш кандидатның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырылган.
Икенче үзенчәлек-тулаем сайлау процессын камилләштерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булган заманча мәгълүмат технологияләрен куллану һәм сайлау комиссияләре эшчәнлеген оптимальләштерү. Сайлау учас­токларында видео­күзәтүне оештыру гражданнарның сайлау процессына ышаныч дәрәҗәсен арттыру, максималь ачыклык һәм тавыш бирү процедурасының хәбәрдарлыгын һәм тавышлар санау­ны тәэмин итүне оештыру. Чистай шәһәре һәм районындагы территориаль сайлау комиссияләре сайлау участокларында видеокүзәтү системасын урнаштыру буенча барлык кирәкле чараларны уздыруда ярдәм итәләр.
- Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре буенча дипломнар тапшырылды.
- Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрүгә әзерләнү һәм үткәрү чорына иң яхшы мәгълүмати аңлату эшчәнлегенә территориаль сайлау комиссияләре арасында уздырылган республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Чис­тай районының территориаль сайлау комиссиясе җиңүче булды һәм "Җайга салынган эш-уңыш нигезе", "Массакүләм мәгълүмат чаралары белән конструктив хезмәттәшлек өчен" номинациясендә җиңгән өчен диплом белән бүләкләнде. Без республикада иң яхшы дүрт территориаль сайлау комиссияләре арасына эләктек. Сайлауларга әзерләнү һәм аны уздыру җаваплы бурыч. Бу территориаль участок сайлау комиссияләре, шулай ук демократияне ныгыту сайлауларында актив катнашкан һәм гражданлык өлгергәнлеген күрсәткән сайлаучыларның да өлеше. Форсаттан файдаланып, барлык чистайлыларга да 4 мартта үз сайлау участокларына килеп тавыш бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев