Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«ТАТМЕДИА» АҖнең «#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясе старт алды

5еннән 11 сентябрь­гә кадәр Татарстан Республикасында «Игелек атнасы» акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә юнәл­дерелгән төрле чаралар булачак. Күп кенә танылган татарстанлылар әлеге акциягә кушылдылар инде.

Үзенең Instagram һәм «ВКонтакте» сәхифә­ләрендә «#Добрые НовостиТатарстан» акциясен башлап җибәргән «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин «Игелек атнасы» идеясен яклады. «ТАТМЕДИА» АҖ акциясенең максаты - бөтен республикага чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне бәхетле итеп, игелек кылуга битараф булмаган кешеләр турында сөйләү.
«#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясендә үзенең игелекле адымы турында яисә якыннарының һәм дусларының ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүе турында сөйләргә теләүче республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Яңалык белән уртаклашуы да җиңел - «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татар-информ» мәгълүмати агентлык төркеменә (vk.com/tatarinform) «Яңалык тәкъдим итү» төймәсенә басып, игелекле эш турында җентекле хәбәр генә җибәрергә кирәк. «Татар-информ» журналистлары җибәрелгән яңалыкны республиканың әйдәүче мәгълүмати агентлыгының беренче битендә бастырачаклар.
Игелек эшләргә ашыгыгыз бу турыда безгә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай «#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясе Игелек атнасы