Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның тугыз районында Африка чумасы буенча карантин игълан ителде

Нурлат районында йорт хайванында Африка дуңгыз чумасы ачыкланган.

Татарстанда Нурлат районының Сосновка авылында Африка дуңгыз чумасы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, Африка дуңгыз чумасы буенча карантин беренче һәм икенче куркыныч тудыручы зоналарда билгеләнгән. Беренче зонага Нурлат районындагы Сосновка ( чыганак), Елаур, Чуаш Тимерлеге, Рождественский, Стекольный, Петровский, Кирпичное бистәләре керә. Икенче куркыныч тудыручы зонага Аксубай, Алексеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай муниципаль районнары кергән.
Ведомствода аңлатуларынча, карантин вакытында әлеге территориягә чит кешеләргә керү тыела. Бары тик Дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре, ликвидация вакытында хезмәт күрсәтергә тиешле кешеләр һәм терлекләр белән эш итүчеләр керә.
Шулай ук андый территория зонасыннан дуңгыз ите, аннан ясалган ризыклар, калдыклар, җиһазлар алып чыгарга, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрергә һәм башка шундый эшләр башкарырга ярамый.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/03/127262/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Африка дуңгыз чумасы Африка чумасы