Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Татар кызы» конкурсы гран-приена Илүсә Гатауллина лаек булды

Чистайда беренче «Татар кызы» конкурсы булып узды. Төп титулга Илүсә Гатауллина ия булды.

Мәгариф идарәсе тарафыннан беренче тапкыр «Татар кызы» муниципаль конкурсы оештырылды, анда шәһәр һәм районның 13 өлкән сыйныф укучысы катнашты.
Үзең турында кыскача, әмма үзенчәлекле итеп, үз холкың һәм хыялларың хакында да онытмыйча сөйләп күрсәтү мөһим. Бу конкурс без гадәтләнгән матурлык форумнарыннан аерылып торды. Төп бурыч - үзеңне милләтеңнең лаек­лы вәкиле итеп күрсәтү, үз тамырларыңны, татар халкына хас рухи кыйммәтләр­не белү. Конкурсны «Таныш булыгыз» дигән визит карточкасы ачып җибәрде, ул һәр катнашучыны якыннан белергә ярдәм итте.
- Мине әти-әнием бала чактан ук туган телеңә хөрмәт белән карарга өйрәттеләр, - дип ассызыклый кадет мәктәп-интернаты вәкиле Алсу Сөнгатул­лина, - Мин холкым белән иҗади шәхес, җырларга, биергә, рәсем ясарга яратам.
- Бабаларыбыз калдырган бай мирас белән горурланмыйча мөмкинме соң?! - ди Иске Роман мәктәбе укучысы Алинә Фәр­хаева. - Шундый матур гореф-гадәтләр, йолалар, күңелне тибрәтүче, шулай ук баскан җирдән биергә этәрүче көйләр! Безгә шушы рухи, тарихи кыйммәтләрне сакларга кирәк.
Конкурсант кызлар шулай ук мавыгулары турында да сөйләделәр. Алар чигелгән, бәйләнгән әйберләр, бик матур кул эшләнмәләре, картиналар рәвешендә үз хезмәт җимешләрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә кайберсе хәтта кул, сәнгать осталыгы серләрен дә ачтылар. Ә кемдер шигырь яза... Әлбәттә, булачак кәләшләр әзерләгән милли ризыклар - чәк-чәк, кыстыбый, икмәк, гөбәдия, тутырылган тавык та булды.
Кызлар бер-берсенә лаек көндәшләр булдылар, сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар.
- Барысы да артта калды! - ди ишетелер-ишетелмәс Мөслим мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы Алия Хәйруллина, соңгы чыгыштан соң сәхнәдән төшкәндә. Аның тавышында әллә котылу, әллә шатлык, канәгатьләнү төсмерләре яң­гы­рады. Конкурс «Әбиемнең сандыгы» дип аталды.
- Бик матур әйберләр, болар барысы да әбиеңнекеме? - дип кызыксынам кыздан.
- Әйе, бу аның яшьлеге хатирәсе. Ул бу әйберләрне кыйммәтле ядкарь буларак саклый. Мин әбиемне бик яратам, ул миңа үзенең күңел көрлеген, шәфкатьлелеген, хезмәт сөючәнлеген тапшырды.
Һәр конкурсантканың сөйләмендә күңел түренә үтеп керерлек сүзләр яңгырады. Заманча кызлар якын кешеләренең яшьлеге дөньясына чумдылар. Ләйлә Мәзгүтова биремне үтәү өчен хәтта видеоролик яздырган, анда әби үзе оныгына борынгы сандыгының бай мирасын күрсәтә. Төрле буыннарның ашыкмыйча сөйләшүе менә шундый.
- Мин иң авыры безнең, жюри әгъзаларының, өле­шенә төште дип уйлыйм, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин, сәхнәдә күргәннәргә йомгак ясап. - Барлык кызлар лаек­лы чыгыш ясадылар, туган телне, үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йолаларын белүләре белән безне әсир иттеләр. Әбиләренең һәм карт әбиләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караулары, алар өчен кадерле булган әйберләрне кадерләп саклаулары эчкерсез сөендерә. Һәм шушы кызлар арасында иң-иңен сайлап алу бик авыр. Сез зур имтихан тоттыгыз, мөлаем кызлар! Шундый конкурсны республика дәрәҗәсендә дә күрсәтергә мөмкин булыр иде.
- Илүсә өчен борчылам, - ди 5нче мәктәпнең (сүз уңаенда, конкурс биредә үтте) татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 10Б сыйныфының сыйныф җитәкчесе Нурзилә Сөнгатуллина. - Ул бик тырыш, яхшы укый, тәрбияле, ярдәмчел. Ул татар кызына хас барлык сыйфатларга ия. Бүген аның өчен сыйныфташлары җан ата.
Сүз уңаенда, нәкъ менә Илүсә Гатауллина (рәсемдә) «Татар кызы» конкурсы гран-приена ия булды. Ә калган барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә матур исемнәргә лаек булдылар. Барлык конкурсантларга бүләкләрне жюри әгъзасы Венера Хөснуллина тапшырды.
Мин җиңүченең үзеннән конкурс ошадымы дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Әлеге конкурсның үт­кәрелүе турында белгәч, аның белән шунда ук кызыксына башладым, - ди елмаеп Илүсә. - Ярый әле катнашырга уйлаганмын! Ә көндәшләрем шундый көчле булды, хәтта моны көтмәгән дә идем! Шуңа күрә минем җиңүем зур тырышлык нәтиҗәсе дип уйлыйм! Минем өчен якыннарым, шул исәптән әбием һәм бабаем шатланачак. Миңа ышаныч белдергәннәрнең һәммәсенә дә чын күңелдән рәхмәтлемен!
Илүсә театр, спорт ярата, илһамы килгәндә шигырьләр яза, шуларның берсен, Чистайга, карт бабасына багышланганын, ул конкурста да укыды.
«Татар кызы» конкурсы беренче тапкыр үткәрелде һәм ул барлык өметләрне аклады! Бу безнең гореф-гадәтләребезгә ихтирам, бабаларыбызның бай мирасына хөрмәт билгесе, үз халкыбыз өчен горурлануыбызны исбат итү, милли мәдәният, гореф-гадәтләр, йолалар һәм аның гүзәл, акыллы вәкилләре белән соклану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай татар кызы