Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сыйфатсыз эшләү файдалы түгел

Март башында Чистайда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча федераль программаны тормышка ашыру башланды.

Яңартыла торган йортлар арасында Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 21 нче йорт та бар, аның подрядчигы "Лотос и К" фирмасы. Йортны яңартуга тотылган чыгымнарның гомуми сметасы 3,5 миллион сумлык. Фирма белгечләре бирегә апрель уртасында килделәр һәм подвалны төзекләндерү, тышкы якны бизәү, иске электр үткәргечләрне алыштыру белән шөгыльләнделәр. Әмма иң катлаулысы - яссы түбәне трапеция формасындагыга үзгәртеп кору иде. Фирма белгечләрен эш артында очраттык. -Эш авыр, - дип аңлата фирманың баш инженеры Александр Логунов, - йортка 20 ел гына булса да, биредә коммуникацияләр таушалган. Йортта яшәүчеләрнең күпчелек дәгъвалары су үткәрүче түбәгә кагыла. Бу йортта яшәүчеләр өчен бер бәлагә әверелгән һәм капиталь ремонт ясау өчен белгечләрнең килүе барысын да шатландырган.
Хәзер йортны яңартуда 18 кеше эшли, план буенча йорт Дәүләт торак инспекциясенә августта, йортта торучы барлык кешеләрнең имзалары куелганнан соң тапшырылырга тиеш. Соңгылар тарафыннан исә контроль көчле, берәр нәрсә ошамаса, кире эшләүләрен сорыйлар. Төзүчеләр һәрвакытта да йортта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен үтәргә тырышалар, халык сүзе - закон принцибы белән эш итәләр. Шулай ук алып барыла торган капиталь ремонт сыйфаты муниципаль власть, ә төгәлрәге, капиталь төзелеш бүлеге контролендә тора, аның белгечләре биредә еш булалар. Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре дә килгәлиләр, сыйфатны тикшерәләр. Мондый шартларда сыйфатсыз эшләү мөмкин түгел, шуның өстенә, бу файдасыз да, чөнки начар подрядчы урынына башка, куелган шартлар буенча эшләүчене табачаклар. Әлегә кадәр "Лотос" фирмасына карата дәгъвалар кергәне юк, дөрес, быел капиталь ремонт буенча ул бары тик бер генә йорт алды. -Капиталь ремонт буенча федераль программаны тормышка ашыруда без яңалар түгел, - ди предприятие җитәкчесе Хәниф Кашапов, -Тегермән мәйданы, автовокзал микрорайонында, сәгатьчеләр поселогында йортлар яңарттык. Намус белән эшләргә тырышабыз, чөнки авторитет яуларга авыр, ә югалтырга бик җиңел. - Фирма эшчәнлегенә карата дәгъвалар юк, бары тик куелган графиктан бераз калышалар, - ди "Торак комплексы" идарәче компаниясенең план-техник бүлеге начальнигы Юрий Сысуев, - Чистай муниципаль районына бүлеп бирелгән 86 миллионнан 70 миллионы кулланылган, подрядчыларга 53 миллион күчерелгән. Чистайда ремонт ахырына якынлаша, сметалар буенча кирәкле эшләрнең 90 проценты башкарылган. Дәүләт торак инспекциясенә Урицкий урамындагы 89 йорт тапшырылган инде. Димәк, капиталь ремонт -2012 программасы финиш турысында.
Рәсемдә: "Лотос" фирмасының баш инженеры А.Логунов төзүчеләр белән түбә ябу турында сөйләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев