Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Старт ярыйсы гына булды

1 апрельдә бөтен республикадагы кебек үк Чистай муниципаль районында да санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды. Икеайлык башлануга һава торышы берникадәр комачаулык итте, хәзер һава температурасы күтәрелде һәм урамнарны кышын җыелган чүп-чардан чистарту һәм чүпне чыгару өчен бернинди дә киртә юк.

Күп кенә предприятиеләр, оешмалар, уку һәм мәктәпкәчә белем бирү йортлары үз территорияләрен җомга көнне үк тәртипкә китерә башладылар. Төзекләндерү буенча икеайлык этапларга бүленгән. Беренчесе - янәшәдәге һәм беркетелгән территорияләрне чис­тарту, икенчесе - рәшәткәләрне, коймаларны, эскәмияләрне, агачларны буяу, йорт фасадларын тиешле тәртипкә китерү, өченче этап - агачлар, куак­лар, чәчәкләр утырту.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә (ул шәһәрне чүп-чардан чистарту идеясе белән чыкты) иң пычрак участок (чаңгы базасыннан "Эссен"га кадәр) бүлеп бирелде һәм урман хуҗалыгы белгечләре ярдәмендә партия әгъзалары һәм партия яклылар территорияне чүп-чардан чис­тартуга керештеләр. Акциягә 50дән артык кеше чыкты. Кызганыч, башка партияләр төзекләндерү буенча бернинди инициатива да күрсәтмәделәр, ә бит Чистайда тәртипкә китерерлек урыннар күп.
-Иң башта предприятиеләр һәм оешмалар үзләрендә чүп-чарны җыйдылар, ә хәзер янәшәдәге, үзләренә беркетелгән территорияләрне чис­тарталар, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголов. -Предприятиеләр һәм оешмалар территориясеннән чүп-чарны юлның машиналар йөри торган өлешенә чыгарырга ярамый. Чүп-чарны капчыкларга төяргә һәм махсус беркетелгән машиналар аларны җыеп китәчәк.
Кешеләр муниципаль властьның гади гражданнарының үз янәшәләрендәге территорияләрне җыештыру буенча кыенлык­ларны ничек башкаруларына битараф түгеллеген тойдылар. Мәсәлән, проблемалы урамнардан кышын һәм язын кар вакытында чыгарылды, шул сәбәпле гадәттән тыш хәлләр булмады. Үз чиратында, халык йорт яны учас­токларын чүп-чардан чистартуны сорап мөрәҗәгать итүләренә тиешенчә карады. Шәһәр башкарма комитетында "Монолит" һәм "Чистый город" фирмалары тарафыннан урамнарны чүп-чардан чистарту графигы төзелгән. Аннан соң шәһәр башкарма комитеты белгечләре комиссия белән урыннарга баралар һәм видео, фототөшерүләр ярдәмендә урамның чис­талыгын билгелиләр, җыештыру фактларына шәһәр башкарма комитеты һәм урамнарда яшәүчеләр кул куялар. Ишегалларыннан чүп-чарны һәм калдык­ларны юлга чыгаручылар шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә җәзага тартылачак.
Күп фатирлы йортлар территорияләрен чүп-чардан чистарту проб­лемасы бар - кызганыч, халыкның активлыгы түбән, нигездә, яшәүчеләр ишегалды җыештыручыларына ышаналар.. Ә бит ишегалды җыештыручылар теге яки бу йорт ишегалдын гына тәртипкә китерәләр, ә территорияне төзекләндерүдә яшәүчеләр үзләре катнашырга тиеш.
Шәһәрнең иң проблемалы территорияләре - гараж-төзү кооперативлары һәм бакчачылык җәмгыятьләре. Шушы көннәрдә гараж-төзү кооперативлары һәм бакчачылык җәмгыятьләре җитәкчеләре белән әлеге мәсьәлә буенча очрашу булачак.
Башланган икеайлык карт агачларны кисү буенча элек күтәрелмәгән проблемага күрсәтте. Энергетиклар РФ хөкүмәте карарына сылтап, кешеләрнең тормыш иминлеге максатында агачларны кисәләр, аларга электр тапшыру линияләре астындагы зоналарны чис­тарту өчен акча бүлеп бирелә. Әмма энергетик­лар агачларның картын да, яшен дә беррәттән уйламыйча кисәләр. Хәтта электр тапшыру линияләре өчен бернинди куркыныч тудырмаучы агачларны да кисеп ташлыйлар..
Редакциягә чистайлылардан ни өчен энергетик­лар агачларны тамырдан кисәләр дигән күп санлы шалтыратулар керә. Мәсәлән, безгә Дзержинский урамы, 8 нче йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать иттеләр, әлеге йорт янындагы бөтен агачны да кисеп бетергәннәр һәм мондый хәл биредә генә түгел. Чистайлыларның күп буыны утырткан һәм карап үстергән агачларны бер мизгелдә кисеп ташлыйлар. Әгәр агач комачаулык итә икән, үткәргечне җир астына яшерү мөмкинлеге бар бит. Бу проблеманы хәл итү булыр иде. Шәһәрдә болай да һава начарая бара, автомобильләр саны арта, җитмәсә, агачлар саны да кими. Хәзер агач утыртсаң бүгенге экология шартларында ул үсеп китә алырмы, билгеле түгел. Барысын да берь­юлы кисеп ату әхлаксызлык бит. Шәһәр прокуратурасы әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә һәм энергетиклар киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырлар дип өметләнәбез. Әлеге мәсьәләдә экология хезмәте дә үз сүзен әйтергә тиеш.
Шәһәр башкарма комитеты белгечләре фикеренчә, икеайлык тулаем уңышлы булды, ул яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләнер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев