Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөт район чигеннән чыкмаячак

Чистайның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештерә торган сөтне районнан читтә тапшыруны кулайрак күрә иделәр. Соңгы атналарда республикада, шул исәптән безнең районда да, сөткә сатып алу бәясе арта башлады. Шушы уңайдан «Кутлушкино» фирмасы җитәкчелегенә Яшел Үзән сөт комбинатының Чистай филиалы вәкилләре сөтне Чистайда тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

- Без сөт эшкәртүчеләргә сөткә сатып алу бәясен арттырырга тәкъдим иттек, - ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Альберт Мингалимов, - һәм хуплау таптык. Хәзер комбинатка тәүлегенә 11-12 тонна сөт алып килә башладык, түләү атна саен башкарылачак.
- Сөт җитештерүдәге хәлне, аграрчыларның нинди сыйфаттагы сөт, нинди бәядән тапшыруларын атна саен күзәтергә кирәк, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин. - Безгә күләм түгел, ә бер сыердан, һәр литр сөттән күпме акча керүе, аның мөмкин кадәр югары бәядән сатып алынуы мөһим.
Беренче адымны «Кутлушкино» фирмасы ясады. Районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән сөт сатып алу турында сөйләшүләр алып барыла.
Үзгәртеп төзекләндерел­гәннән соң җитештерү күләмнәрен торган саен арттыра баручы «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»ның Чистай филиалы тәүлегенә 40-45 тонна сөт продукциясе чыгара. Продукция чыгаруны тәүлегенә 120 тоннага кадәр арттыру бурычы куелды, өстәвенә, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә предприятие район территориясендә чимал эзли һәм, күргәнебезчә, таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Сөт