Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәләтле балаларны һәм “2012 ел укытучысы”н хөрмәтләделәр

Сишәмбе көнне муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның сәләтле балалар, мәгариф учреждениеләре укытучылары һәм җитәкчеләре, республиканың фән олимпиада­ларында җиңгән ­һәм призерлар булган укучыларның ата-аналары белән очрашуы булды.

- Соңгы вакытта укучыларның әзерлек дәрәҗәсе артты, - дип билгеләп үтте муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин. - Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, республиканың фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны арту шул хакта сөйли. Быел 17 кыз һәм егет 10 дисциплина буенча белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр, чистайлыларның республика дәрәҗәсендәге рейтингын расладылар, берничә кеше Россия дәрәҗәсендә катнашачак.
Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов очрашуда катнашучыларга үз мөрәҗәгатен сәләтле балалар, аларның укытучылары һәм әти-әниләре адресына котлаулар белән башлады. Нәкъ менә әлеге союз үз-үзеңне күрсәтү, югары максатка ирешү шартларын тәэмин итә. Сәләтле кешеләр җәмгыятьнең социаль икътисадый мәдәни үсешендә өстенлекләр билгелиләр. Тотрыклылык нигезе булып торалар. Муниципаль районда балаларның иҗади, интеллектуаль мөмкинлеген ачу һәм яклау өчен шартлар булдыру буенча максатчан эш алып барыла. Уку йортларының матди-техник базалары ныгытыла, агымдагы елда республика программасы кысаларында мәктәпләрне капиталь ремонтлау үткәреләчәк, педагогларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.
Призлы урыннар саны буенча 1 нче лицей лидер булды. Болар физика буенча олимпиадада катнашкан Максим Спирин, укытучысы Галина Коновалова һәм математика укытучысы Людмила Куршакова, Кәрим Моратов (химия), укытучысы Любовь Елисеева, Алмаз Шакиров (рус теле), укытучысы Елена Саттарова, Екатерина Тихонова (физик культура), укытучысы Валерий Нечаев, Валерий Новиков һәм Олег Ксенофонтов (хокук белеме), укытучылары Татьяна Сахарова, Александра Кузьмина (технология), укытучысы Галина Кузьмина, Валерия Новикова татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңде, укытучысы Дания Абдуллина.
Җиңүче Наталья Кузьминаны һәм призер Динар Темниковны 3 нче гимназиянең физик культура укытучысы Анатолий Гуляков әзерләде. 3 нче гимназия укучысы Олег Иванченко технология буенча олимпиада призеры булды, укытучысы Рәзиф Зыятдинов. Биология буенча олимпиада призерлары Диләрә Шәрәфетдинова һәм Павел Петронин 1 нче гимназиягә дан китерделәр, укытучысы Наталья Шанина. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңгән Мария Долгова Чуваш Ялтаны мәктәбе горурлыгы булды, укытучысы Любовь Огурцова, Түбән Кондрата мәктәбе укучысы Ксения Егорова чуваш теле буенча олимпиадада призлы урын алды, укытучысы Ира Николаева. Яуширмә мәктәбе укучысы Илназ Минһаҗев технология буенча олимпиада призеры булды, укытучысы Алмаз Минһаҗев. Аларның барысына да Дипломнар, матди бүләк һәм бассейнга йөрү өчен абонементлар тапшырылды. Илдус Әхмәтҗанов, укытучылар, ата-аналар әйткән сүзләр, мөгаен, иң кадерле бүләк булгандыр.
3 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алексей Тихоновның "Укытучы елы-2012" республика конкурсында зур уңышка ирешүе укытучылар бердәмлеге тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Татарстанның 50 иң яхшы укытучысы финалга чыгуга хокук алу өчен көрәште. "Ел укытучысы" исемен дәгъвалаучы ун кеше арасында чистайлы да бар иде, соңгы нәтиҗәдә ул өченче урынны алды. Алексей Тихонов миссиясенең никадәр җаваплы булуы хакында конкурс турындагы видеофильм сөйләде. Диплом, бәллүр пеликан, акчалата бүләк - педагогның сәләте, осталыгы шулай билгеләнде. Ул Чистай укытучыларының һөнәри казанышлары абруен югары күтәргән беренче кеше булды. Илдус Әхмәтҗанов призерны уңышлары белән котлады, сертификат белән диплом тапшырды. Очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.Сергеева катнашты. Кичә оптимистик хистә тәмамланды, моның өчен бөтен нигез бар, укучыларның һәм укытучыларның уңышы аны лаеклы дәвам итүгә өмет уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев