Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сквер бульварга үзгәртеп төзекләндереләчәк

Бу көннәрдә Скарятинский бакчасыннан югары базар­га кадәр скверны бульвар­га үзгәртеп төзекләндерү башланды. Эшчеләр ск­вер­ны машиналар йөри торган юлдан аерып торган бордюрларны алдылар.

Февраль аенда проект семинары булып узган иде, анда Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча Карл Маркс урамы буйлап бульварны төзекләндерү мәсьәләсе тикшерелде. Белгечләр яшәүчеләр белән бергә аны нинди итеп күрергә теләүләрен белдерделәр. Семинарда катнашучылар территорияне үстерүнең үз концепцияләрен эшләделәр, алар киләчәктә эскиз проектын эшләгәндә архитекторлар тарафыннан исәпкә алыначак.
Фикер алышуда муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов та катнашты.
- Бульвар чистайлылар өчен ял итү урынына әверелергә тиеш, - дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.
Семинарда йөздән артыг­рак кеше: актив шәһәрлеләр, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп укучылары, җәмәгать советы, башкарма комитет, ветераннар советы әгъзалары, студентлар, дин әһелләре катнашты. Сөйләшү барышында катнашучылар булачак бульвар территориясендә төп инфраструктур объектларны куярга тәкъдим иттеләр.
- Без бу мәсьәлә буенча ике тапкыр җыелдык, - дип билгеләп үтте «Шәһәрне төзү һәм инфраструктур үсеш» бүлеге җитәкчесе Артем Комаров, - бульварны төзекләндерү буенча йөзгә якын тәкъдим эшләнде, алар тормышка ашырылачак.
Нинди идеяләр тәкъдим ителде?
Җәяүлеләр юлының өслеге сыйфатлы, яктырту яхшы булырга, терәлеп утырыр өчен артлы эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылырга тиеш. Кояштан һәм яңгырдан сак­лый торган япмалар каралган. Биобәдрәфләр урнаштыру планлаштырыла, бульварда вай-фай барлыкка киләчәк.
Бульвар территориясендә, шулай ук базарга куркынычсыз кичү юллары оештыру карар ителде. Бульвар Карл Маркс урамы буенча аллеяның дәвамы булырга тиеш. Якын арада биредә хезмәт аллеясы оештыру планлаштырыла (Нариманов урамыннан Театральная урамына кадәр). Агачларны санитар кисү башкарылачак һәм яңа агачлар утыртылачак.
- Без бульварны артык функцияләр белән тулыландырырга теләмибез, - дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин, - ул ял итәргә һәм Чистайның мәдәни мирасы белән танышырга мөмкинлек булган гадәти шәһәр бульвары булып калырга тиеш.
Ә моның ничек эшләнәчәген без якын арада күрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай