Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Скарятинский бакчасында балаларны бушлай туңдырма, төрле мавыгулар, призлар көтте

1 июнь кояшлы, матур булды, ул балалар елмаюына тиң иде. Скарятинский бакчасында иң нәни чистайлылар һәм аларның ата-аналары өчен матур бәйрәм программасы әзерләнгән.

Кызлар һәм малайлар зур канәгатьләнү кичерделәр, үзәк капка янында әкият персонажлары белән очрашу аларны тагын да дәртләндерде. Күзләре матур төсләрдән, мавыгулардан шат иде. Барысына да өлгерергә, барысын да карарга тырыштылар. Үткенрәкләр шунда ук асфальтта рәсем ясау конкурсына кушылып киттеләр, ә батырраклары мольбертта рәсем ясау өчен йөгерделәр.
- Син кемне ясыйсың? - дип сорыйм кулына пумала тоткан яшь остадан.
- Бу минем күңелле, шат клоун, - дип җавап бирә 11 яшьлек Анюта Овчинникова. - Ошаганмы? - Минем "әйе" дигән җавабымны алып дәвам итә: - Мин әле "Ну, погоди!" геройларын да ясый алам. Бу мультфильмны мин бик яратам.
- Ә мин табигатьне ясарга яратам, пейзажлар уңышлы килеп чыга, - дип сүзгә кушыла Карина Вәлиева.
Әлеге иҗат ярышында теләге булган һәркем үз сәләтен күрсәтә алды, шуның өстенә яшьтәшләре - рәсем сәнгате мәктәбендә тәрбияләнүчеләр эшләре белән дә танышырга мөмкин иде. Туган якка багышланган рәсемнәр күргәзмәсен ротондада урнаштырганнар, биредә пластилинлы мультипликацияләр буенча мастер-класс та узды. "Күңелле стартлар", аркан тартышу, хәрәкәт уеннары, юл хәрәкәтен белүгә конкурслар да булды. Сынауларда катнашучыларның барысы да бушлай туңдырма белән сыйландылар. Бу мөмкинлекне аларга "Чистай" индустриаль паркы" идарәче компаниясе директоры Алихан Хашиев бүләк итте.
Бәйрәм көнне аттракционнарда да 50 процент ташлама каралган иде. Һәрберсе янына чират төзелде, "Осьминог" аттракционы барысын да уздырды, ул нәкъ менә шул көнне генә ачылды. Һәрберсенең анда эләгәсе килде.
- Мин чын шок кичердем, - ди Анжелина Маринина. - Без дус кызым белән шундый адреналин алдык. Искиткеч! Мондый аттракционга мин беренче тапкыр утырдым.
Хәзер Чистай балалары чыннан да рәхәтләнеп күңел ача алалар. Автодром янында махсус машиналар белән идарә итәргә теләүчеләр күп җыелган иде. Транспорт чарасыннан әле яңа гына төшүчеләр белән танышабыз.
- Минем исемем Никита, исәнмесез! - ди ачык күңелле, сөйкемле генә малай бик ягымлы итеп. Котлаулар өчен рәхмәт белдерергә дә онытмый. - Миңа бик ошады.
- Без әле оныгым белән бәйрәмгә килдек кенә, әмма биредәге атмосфераны тоярга өлгердек инде, - ди Юрий Лаптев. -Биредә рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкин, элек мондый мавыгулар юк иде бит. Безнең шәһәрдә дә менә дигән парк барлыкка килде.
Җәйге амфитеатрда концерт бара. Бал белән Незнайка һәм аның дуслары - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, танылган бию коллективлары, яшьләр үзәгеннән, мәдәни ял итү үзәгеннән, балалар һәм яшьләр иҗаты йортыннан популяр солистлар идарә итә. Ә кечкенә тамашачылар сәхнә янына якынайганнан якынаялар, шунда биеп тә алалар, җырга да кушылалар, рәхәтләнеп кул чабалар, чын күңелдән шатланалар. Бу, чыннан да, балалар өчен менә дигән бәйрәм.
- Бүген бәйрәмгә шундый күп әти-әниләрнең үз балалары белән килүе шатландыра. Аларның бәхетле йөзләрен, күңелле тавышларын ишетүе рәхәт. Оештыручылар да шундый бәйрәм булдырырга теләгәннәр. Программа бай, барлык теләкләргә, мәнфәгатьләргә исәпләнгән, - дип сөйли оештыручыларның берсе яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Купцова.
Үзәк сәхнәдә яшь хоккейчыларны, фигуристларны, Боз спорт сараенда тәрбияләнүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Алар республика ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары белән моңа лаек булдылар. Яшь музыкантлар, башкаручылар, спортчылар, бер сүз белән әйткәндә, безнең балаларыбыз, онык­ларыбыз - Чистайның өмете һәм киләчәге. Бу алар көне.
Күп шәһәрлеләр фикеренчә, Скарятинский бакчасы, чыннан да, гаилә белән ял итү өчен матур урынга әверелде. Муниципаль район җи­тәк­челеге исеменнән бу көннең төп геройларын һәм аларның якыннарын бәйрәм белән "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тәбрикләде. Аларга күңелле яллар, шатлыклар һәм сау-сәламәт булып үсүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев