Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрдә һәм районда мөһим социаль программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк

Быел Татарстанда президентның 30дан артык социаль программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Бу программалар мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне, республика халкын җайлы, сыйфатлы торак белән тәэмин итүне, беренчел медицина звеносын үстерүне һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерүне, күпбалалы гаиләләрне саклауны һәм спорт корылмалары челтәрен киңәйтүне үз эченә ала. Бу эшләрнең барысының да төп...

- Ел дәвамында районның күп торак пунктларына төзүчеләр киләчәк. Барлык программалар буенча да финанс күләме билгеле дип әйтергә мөмкин. Кайбер эшләр былтыр ук башландылар, - дип хәбәр итте муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рәхимов.
Узган ел Чистайда теле­вышка янында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк төзү башланды. Быел ул файдалануга тапшырылачак. Шулай ук Чистайда районның үзәк хастаханәсе янында 200урынга исәпләнгән яңа балалар поликлиникасы барлыкка киләчәк.
Яңа балалар сәламәтләндерү учреждениесе төзү турында сүз күптәннән бара, - дип билгеләп үтә муниципаль район башкарма комитетының бүлек начальнигы Сергей Сергеев, - һәм менә, ниһаять, финанс алуга ирешә алдык.
Чистай Выселкасы авылында ике мөһим социаль объект сафка басачак.
- Узган ел безнең территория­дә яңа плотина төзелгән иде, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышев, - агымдагы елда «Авыл клублары» федераль программасы буенча яңа клуб файдалануга тапшырылачак. Республика кысаларында авыл җирлеге Советы өчен административ бина торгызу планлаштырыла. Кече Талкышта 50 урынга исәплән­гән яңа клуб төзеләчәк.
Иске Роман авылында исә халыкка уңайлы булсын өчен модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак.
Шәһәрдә Академик Королев һәм Студенческая урамнарында ике универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк.
Моңардан тыш, капиталь ре­монтка да шактый акча бирү ка­ралган. Агымдагы елда Чистай үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт булачак. 1986 елда төзелгән әлеге бинада, нигездә, агымдагы ремонт кына үткәрел­гән. Бинаны яңартудан тыш кабул итү-диагностика бүлегенә янкорма төзеләчәк. Шулай ук 27нче балалар бакчасы (Тегермән мәйданы микрорайоны) һәм 21нче балалар бакчасы (Мебель фабрикасы мик­рорайоны) яңа төс алачак.
Узган ел Чистайда 10нчы мәк­тәп капиталь ремонтланды, быел исә биредә спортзалны яңарталар. Ә 1нче гимназия янында футбол кырының өслеге ясалачак.
Торакны яңартуга да шактый акча тотылачак. Шәһәрдә һәм районда капиталь ремонтны планлаштыруга 16 күпфатирлы йортлар кертелгән, шуның 10сы Чистайда, 6сы авыл торак пунктларында. Йортларны яңарту башланган.
Капиталь ремонт программасына Александровка авылында Мәдәният йорты да кертелгән.
Шулай ук халыкны чиста су белән тәэмин итү программасы буенча эшләр дәвам итә. Гаделша, Татар Сарсазы, Данауровка, Чулпан, Акбулат авылларында су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү үткәрелә, шул программа буенча проект-эзләнү эшләре үтәчәк.
2014 елдан алып торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасы эшләп килә. Бу юнәлештә эшләр шулай ук Булдырь, Байтирәк, Кызыл Ялан, Кызыл Болгар, Чулпан, Белая Гора, Исләй, Татар Ялтаны, Кече Талкыш, Урта Талкыш, Четырче авылларында да дәвам итә. Чис­тайда урамнарны яктырту эшләре яңартылачак.
Татар Ялтаны, Мөслим авылларында фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт үткәреләчәк. Чистай шәһәрендәге Яшьләр һәм балалар иҗаты сараена ремонт эшләре үткәрү өчен акча бүлеп бирелә.
- Безнең җирле территориаль үзидарә советы шушы бинада урнашкан, - дип хәбәр итә аның җитәкчесе Рәмис Ислямов, - бинага кичекмәстән капиталь ремонт кирәк. Бинаның үзен яңартудан тыш биредә бассейнны да яңарту планлаштырыла.
Социаль хезмәт күрсәтү уч­реж­дениеләре арасында «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында һәм психоневрологик интернатта капиталь ремонт үткәрү каралган. Шулай ук муниципаль район архивы бинасын яңарту планлаштырыла.
Әлеге программаларны уңыш­­лы тормышка ашыру күп очракта кирәкле төп-рөхсәт итү документларын үз вакытында тәкъдим итүдән тора. Бу юнәлештә эш актив алып барыла. Һәр объект буенча төгәл вакытларын һәм эш төрләрен күрсәтүче «юл карталары» төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай социаль программалар