Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ШаҺиевларның кызлары һәм өч игезәк уллары үсә

Гөлия һәм Ленар Шаһиевлар гаиләсендә дүрт бала - чибәр кызлары һәм сөйкемле өч игезәк уллары үсә.

Айнур, Самир, Әмир 19 апрельдә беренче туган көннәрен билгеләп үттеләр, аларга бер яшь тулды. Шундый мөлаемнар, күп белергә телиләр, тирә-якны күзәтәләр. Диләрә алты яшькә кадәр үзе генә үсә, әти-әниләренең бердәнбер балалары була, ә хәзер берьюлы өч энесе туган. Кызның сүзләренә караганда, бер тамчы да көнчелек хисе булмаган. Киресенчә, ул аларның тууына искиткеч шат. Үзенекеләр бит, туганнары. "Минем энеләрем!" - дип апаларча кайгыртып, иркәләп дәшә ул малайларга.
-Ә син әниеңә булышасыңмы? - дип сорыйм мин Диләрәдән. Минем соравым аңа артык кебек тоела, чөнки ул аңарда аптырау хисе уята.
- Билгеле, мин иң өлкәне бит, - дип эшлекле җавап бирә. - Алар артыннан уенчыкларын җыям, ашатырга ярдәм итәм.
Балалар, бәхеткә, көй­сез­ләнмиләр, әниләренә артык мәшәкать тудырмыйлар. - Арада иң тынычы - Айнур, бетереп әтисенә охшаган, - ди ассызык­лап Гөлия.
- Ә менә калган икесе тиктормаслар, шуклар, мөгаен, үземә охшаганнардыр. Безнең өчен иң мөһиме - аларның сау-сәламәт, акыллы булып үсүләре.
-Аларны аеруы авыр түгелме?
-Әти-әниләр балаларын аермыйлармени инде? Алар үлчәү категорияләре буенча да төрле,- дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Ленар.- Беренче булып Самир дөньяга аваз салды, энекәшләреннән зуррак иде - 1 килограмм 950 грамм тәшкил итте. Айнур әле хәзер дә авырлыгы буенча иң кечкенәсе.
Балаларга исемнәрне ата-ана бергәләп сайлаганнар, билгеле инде кызлары да әлеге процесста катнашкан.
-Аллаһы Тәгалә теләге белән берьюлы өч менә дигән оныклы булдым,- ди шатланып Раилә Шаһиева,- Бу турыдагы хәбәр безнең өчен көтелмәгәндә булды, әмма без аны шатланып кабул иттек. Хәзер менә алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, - һәм бер оныгын кулына алып өстәп куя: - сез минем бәхетем.
Малайлар тупка тартылалар, аны тибеп уйныйсылары килә, бераз үскәч футбол уйнаячаклар. Әтиләре шул хакта хыяллана, үз улларынннан спортчылар тәрбияләргә тели, ә нәрсә, команданың яртысы бар бит инде.
Күп балалы гаиләнең үз почмагы юк, хәзерге вакытта алар балалары белән әти-әниләре янында яшиләр. Аларга үз яшәү урыннары кирәк билгеле, әмма алар муниципаль район җитәкчелеге ягыннан әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәмгә өметләрен югалтмыйлар. Сәбәбе дә нинди - берьюлы өч игезәк туу сирәк күренеш бит. Мондый хәл ел саен булмый!
Без Гөлия һәм Ленарны бәйрәм белән тәбрик итәбез, тату гаиләләренә уңышлар телибез. Балаларыгыз сезне һәрвакыт шатландырып торсыннар һәм сезнең горурлыгыгыз булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев