Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Россинка”да очрашу

Бөек Җиңү көне алдыннан социаль-тернәкләндерү бүлегендә муниципаль район җитәкчелеге катнашында ветераннар хәрәкәте активистлары өчен бәйрәм программасы булды.

Безнең тирән кайгыны чагылдырып, һәр совет солдатының батырлыгына хөрмәт йөзеннән хәтер шәмнәре кабызылды. Җыелучылар сугыш кырында ятып калучыларны, тыныч вакытта безнең арабыздан мәңгелеккә китүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Алып баручы билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм безнең күңелләргә батырлык символы буларак керде. Нәкъ менә алар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, илебезне дошманнан сакладылар, аның куәтләрен ныгыттылар. Бүген дә аларның күбесе шәһәр һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашуын дәвам итәләр, яшьләр арасында хәрби-патриотик эш алып баралар.
- Кешенең яше узган еллар саны белән түгел, ә күңел халәте, күзләрдәге очкын белән билгеләнә, - диде Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, чәчләренә чал кергән, әмма күңелләре белән яшь калган ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап. - Озак яшәгез, үзегезне саклагыз, сез ул елларның тере шаһитлары, сез безгә бик кирәк.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковның ярдәмчесе Владимир Пещеров та үз котлауларын сугыш һәм хезмәт ветераннарына юлладылар. Алар узган кырыс сугыш елларында Җиңү яулаучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. ИНЭКА филиалы студентлары, кадет-интернат мәктәбендә укучылар, Светлана Кузнецова, Таңсылу Шәйхетдинова хөрмәтле тамашачыларга концерт номерлары бүләк иттеләр. Ә соңыннан истәлеккә бергәләп фотога төштеләр, чәй табыны әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев