Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Роман үз гомере бәрабәренә иптәшләрен коткарды

Чечен республикасында конфликт вакытында һәлак булган россиялеләр арасында безнең якташыбыз Роман Орлов та бар.

Роман Текә Тау поселогында Камская урамында туып үскән, анда барлыгы алты йорт урнашкан. Барлык малайлар кебек үк балачакта «сугыш» уйнаган. Ул вакытта әле Роман чынбарлыкта да аңа хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры киләчәген уйламагандыр да.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, ул 2002 елда армия сафларына алына. Егет Нальчикта өйрәнү үтә, ә алга таба хезмәтне Владикавказда үтүне дәвам итә.
Язмыш кушуы буенча Роман Чечняда террорчыларга каршы операциядә катнаша.
- Ул миңа «сугышта барысы да булырга мөмкин, әмма мин өйгә исән-сау кайтырга тырышырмын» дия иде, - дип искә ала әтисе Николай Орлов, - әмма язмыш үзенчә хәл итте.
2003 елның 14 августында гранатометчик Орлов иптәшләре белән Самашка авылы янында кораллы чечен бандитлары төркеменә каршы сугышта катнаша. Үз гомере бәрабәренә ул дистәләгән иптәшләрен үлемнән коткарып ка­ла. 22 августта Чистайга Романның үлеме турында хәбәр килә, бер атнадан соң аның гәүдәсен алып кайталар.
- Әлбәттә, күңелдәге халәтне сүз белән аңлатып бетереп булмый, - дип искә ала Николай Степанович, - балаларның якты дөньяны әти-әниләреннән иртәрәк ташлап китүләрен кичерүе авыр.
Батырлык һәм героизм күрсәткәне өчен Роман Орлов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Чистайлыны Чуваш Ялтаны авылындагы зиратта, әбисе һәм бабасы каберләреннән ерак булмаган урында җирлиләр. Әбисе, сүз уңаенда, Бөек Ватан сугышында катнашкан, снайпер булган.
- Без Текә Тау поселогындагы Камская урамына Роман Орлов исемен бирү тәкъдиме белән чыктык, - ди «Сугышчан дуслык» бөтенроссия җәмәгать оешмасының район бүлеге җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов, - әмма бераз соңга калдык, чөнки урам башка исем алды.
Аның каравы, Чистайда Орлов урамы барлыкка килде. Ул Мебель фаб­рикасы микрорайонында әфганчы Сергей Яковлев урамы белән янәшә урнашкан.
- Мин хәзер улым хөрмәтенә аталган урамда яшәвемә шатмын, - дип уртаклашты Николай Орлов, - чөнки Роман турындагы истәлек кешеләр күңелендә яши.
«Сугышчан дуслык» бөтенроссия җәмәгать оешмасының район бүлеге инициативасы буенча 2015 елда Чуваш Ялтаны авылында Романга һәм аның әбисе Анна Орлова хөрмәтенә һәйкәлләр ачу булды. Шул ук елны чистайлы хөрмәтенә өч мемориаль такта - ул яшәгән Текә Тау поселогында йорт, Текә Тау балалар бакчасы һәм ул укыган 2нче гимназия һәм авыл хуҗалыгы техникумы диварларында ачыла.
- «Сугышчан дуслык» оешмасы әгъзалары, Россия казаклары берлеге казаклары үз геройларын онытмыйлар, - дип билгеләп үтте Рәфис Мәхмүтов, - мемориаль такталар, кабер ташлары кую һәм каберлекләр­не карап тоту белән шөгыльләнәләр.
Бу тормышта егетләр күп нәрсәгә ирешкән булырлар иде, әмма бик яшьли, көч-дәрт ташып торган чакта киттеләр.
Николай Орлов улы Роман истәлегенә үзенең ир туганы Михаил белән бергә мәктәп укучылары, студентлар белән очрашып, Роман, шулай ук үз гомерләрен биргән башка яшь чистайлы-солдатлар турында сөйләп, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашалар.
Күптән түгел 3нче гимназиядә Хәтер китабын тәкъдим итү булды. Анда безнең якташыбыз Роман Орлов турында да язма урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай иптәш