Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республиканың иң яхшы спортчылары арасында өч чистайлы да бар

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы фикере буенча 2016 елда Татарстанның иң яхшы спортчыларын һәм тренерларын бүләкләү тантанасы узды.

Әйтергә кирәк, безнең рес­публикада спорт зур темп­лар белән үсә. Бик күп спорт комплекслары һәм мәйданчыклары ачыла, шактый күп спорт чаралары үткәрелә, Татарстан спортчылары даими рәвештә Россиянең милли командаларына эләгәләр. ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов сүзләренә караганда, шундый җыелма командаларга Татарстаннан 600 кеше кертелгән.
2016 елда Татарстан 40тан артыграк халыкара һәм 150дән артыграк бөтенроссия, төбәкара беренчелекләре кабул итә, 100дән артыграк спорт төре буенча чемпионатлар, республика, шәһәр һәм районнар беренчелекләре уза. Мәскәү һәм аның өлкәсе генә безгә көндәш, әмма шундый көндәшлек бары файдага гына.
Безнең Чистай спортчылары Татарстанда спортны үстерүгә шулай ук саллы өлеш кертәләр. Безнең шәһәрдә Россиядә иң көчле армрестлинг мәктәпләренең берсе эшли, моны Чистай кул көрәшчеләре кат-кат исбат иттеләр, дөнья беренчелекләреннән һәм чемпионатлардан медальләр алып кайттылар.
Армрестлинг мәктәбенең өстен булуын бүләкләү тантанасында олимпияле булмаган спорт төрләре арасында иң яхшы спортчы итеп халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионкасы, Европаның өч тапкыр чемпионкасы, армрестлинг буенча дөнья чемпионкасы Виктория Воронинаны (рәсемдә) танулары тагын бер кат раслый.
Ә моннан элегрәк «Уникс» концертлар залы сәхнәсендә «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры - 2016» республика конкурсына йомгак ясалды. Ул берничә номинация буенча үткәрелде.
«Осталык» номинациясендә - олимпияле булмаган спорт төрләре, балалар белән тренировкалар этабында эшләүче тренер-укытучылар арасында беренче урынны «Батыр» спорт мәктәбенең армрестлинг буенча тренеры Камалов Радик Рәшит улы алды.
Иң дәрәҗәле «Камиллек» номинациясендә югары осталык этабында, дөнья аренасында балалар белән эшләүче тренер-укытучылар арасында Россиянең атказанган тренеры Уразгильдеев Фоат Әнвәр улы җиңүче булды. Фоат Әнвәр улы берничә буын чемпионнар тәрбияләгән тренер, аның ярдәме белән безнең шәһәрне абруйлы ярышларда чыгыш ясаучы кул көрәшчеләрен чыныктыру урыны буларак беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай спортчылар