Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика Җиңү фонды счеты ачылды

Муниципаль районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшләр дәвам итә.

Оештыру комитеты утырышлары үткәрелә, анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелә, эшчәнлекнең перспективалы юнәлешләре билгеләнә. Әлеге эштәге структураларның берсе - халыкны социаль яклау бүлеге. Аның начальнигы Гүзәл Каюмова әйткәнчә, белгечләр сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең социаль-көнкүреш шартларын тикшерәләр, нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачыклыйлар. Социаль хезмәт күрсәтүдә булган затларга социаль паспортлар төзелә.
Ноябрь азагына шәһәрдә һәм районда 149 сугышта катнашучы, 657 сугышта катнашучының тол хатыны, 1723 тыл хезмәтчәне яши. Бүгенге көнгә барлык сугышта катнашучыларның социаль көнкүреш шартлары тикшерелгән, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аларның предприятиеләргә, оешмаларга беркетелүен ачыклау максатында 300дән артык тыл хезмәтчәне янына бардылар. Бу эш дәвам итә.
Авыл җирлекләре җитәкчеләре тарафыннан да шундый тикшерүләр уздырыла. Муниципаль районда җиңү фонды булдырылачак, әлеге акча ветераннарның проблемаларын хәл итүгә тотылачак. Республикада шундый фонд оештырылган инде.

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды реквизитлары:
ОГРН 1061600052425, ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805, корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа: Победа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев