Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика акциясендә ул беренче генә катнашмый

Һәр язылу кампаниясендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Языл һәм телевизор от»акциясе үткәрә.

Яуширмә авылында яшәүче Алмаз Минһаҗев анда беренче тапкыр гына катнашмый. Ул быел да Чистай районы буенча күп суммага «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларын яздыручыларның берсе дип табылды, шуңа күрә янә кызыксындыру призына ия булды. Әлеге призны тантаналы шартларда «Чистопольские известия»(«Чистай хәбәрләре»)газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова тапшырды.
- Без гаиләбез белән укырга яратабыз, - дип сөйли Алмаз Минһаҗев. - Мин үземне белә башлаганнан бирле әти-әниемнең татар телендә күп төрле газета-җурнал яздырып алуларын хәтерлим. Хуҗалыктагы бетмәс-төкән­мәс эшләргә карамастан, алар укырга вакыт таба иделәр.Әти-әни безне, без үз балаларыбызны газета-жур­наллар укырга, аларны яратырга өй­рәт­тек. Олы улыбыз Илназ Казанда КНИТУ-КАИда дүртенче курс­та, кызыбыз Нәзилә белән төпчегебез Фаяз мәктәптә укыйлар. Алар кечкенә вакытта балалар өчен чыгучы төрле газета-җурналларны яздырып ала идек.
Газеталар уку өлкән яшьтәге әтиебезнең дә иң яраткан шөгыль­ләреннән берсе. Аллага шөкер, аның күзләре әйбәт күрә.
- Бу яртыеллыкта сез нинди газеталар аласыз?
- Билгеле, иң беренче район газетасы »Чистай хәбәрләре»н. Без аны бик күптәннән яздырабыз. Анда басылучы җирле хәбәрләрне яратып укыйбыз. Шулай ук «Мәгариф»(редакциядән: алар тормыш иптәше белән икесе дә мәктәптә эшлиләр: Фирүзә башлангыч сыйныфларны, Алмаз технология, информатика, рәсем дәресләрен укыта), «Чаян» журналларын, «Сабантуй», «Мәдәни җомга» (аңа быел беренче тапкыр язылдык) газеталарын да алдырабыз.
Киләсе елда, ниһаять, якташыбызга бәхетнең тагын да ныграк елмаюын: төп бүләкне-телевизор отуын ихластан теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай акция