Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда техниканы язгы кыр эшләренә әзерлиләр

Район хуҗалыклары цехларында һәм ремонт мастерскойларында авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү тулы көченә бара. Язгы кыр эшләре вакытында башланып китсеннәр өчен механиклар һәм слесарьлар трактор һәм агрегатларны яңа сезонга әзерлиләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-мар­кетинг бүлеге начальнигы Александр Ромадановский бе­лән бергә без «Закамье Агро» хуҗалыгы һәм «Джукетау» аг­рофирмасының ремонт мас­терскойларында булдык, тех­никаның басуга чыгарга ничек әзерләнүен карадык.
- Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә тракторларның 78 проценты, чәчү комплексларының - 70, культиваторларның 91 проценты ремонтланган, - дип хәбәр итте Александр Александрович. - Иң яхшы әзерлек дәрәҗә­се «Кутлушкино», «Закамье Аг­ро», «Родник» хуҗалыкларында билгеләп үтелә. «Джукетау», «Акбулат» фирмаларында ремонт темплары ярыйсы гына бара. Кайбер хуҗалыкларда техник хезмәт күрсәтелгәннән соң, тракторлар инде бүген үк кырга чыгарга әзерләр.
«Закамье Агро» мастерское урнашкан Иске Иванаево авылында эш кызу темплар белән бара. Җиде чәчкечнең алтысы ремонтланган һәм файдалануга әзер. Соңгы чәчкечне төзәтү тәмамлана.
Механик һәм эретеп ябыштыручы белән бергә биредә слесарь-көйләүчеләр Артур Шәрәфетдинов һәм Валерий Бударов эшлиләр. Тиздән алар трактор руле артына утырачаклар, үз көчләре белән төзәтелгән чәчкечләрдә һәм культиваторларда кырларны эшкәртә башлаячаклар.
- Ремонтка җаваплы карыйбыз, чөнки техника ватылса, бөтен гаеп үзебездә генә, - ди бригадир Радик Ногманов. - Тырмалар әзер инде, аларны техникага куя башлыйбыз.
Әйтергә кирәк, слесарьлар яхшы шартларда хезмәт итәләр: мастерскойда якты һәм җылы. Аның янында техник культуралар орлыкларын төгәл чәчүне башкаручы ике яңартылган чәчкеч үз сәгатен көтә.
Чәчүгә хуҗалыклар гына түгел, ә фермерлар да әзерләнәләр. Шушы авылда фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шәфкать Гыйниятовны очраттык.
- Техниканы әзерләү буенча эшләр бездә тулы көченә бара, - диде Шәфкать Шәйхи улы, - күптән түгел МТЗ-1221 тракторын төзекләндердек, ДТ-75 тракторын әзерләүне төгәллибез.
Шуннан соң «Джукетау» агрофирмасының «Йолдыз» бүлегенә юл тоттык.
Машина йортында унике метр­лы чәчү комплексы ремонтта тора.
- Безнең агрофирмада 26 трактор бар, - дип хәбәр итте предприятие инженеры Илнур Мәссаров, - шуларның әлегә 19ы гына әзер. Техника еш ватылды, бөтен өметебезне югары җитештерүчәнлекле чәчү комплексларына баглыйбыз. Агрофирмада машина-трактор паркы зур, шуңа күрә мастерской кыш буе эшли. Булган барлык культиваторлар һәм чәчкечләр әзер, хәзер чәчү комплексларын ремонтлауга аерым игътибар бирәбез.
Яңа мастерскойдан кала, без шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пунктын карадык. Агрофирмада язгы кыр эшләренә җентекле әзерләнүләре күренеп тора.
- Энергиягә туендырылган техника һәм югары җитештерүчәнлекле, күп функцияле агрегатлар кулланып кына җитештерү чыгымнарын киметеп, шул исәптән, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга, хезмәт җитештерүчәнлекне бермә бер, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын сизелерлек арттырырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Александр Ромадановский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай язгы кыр