Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Программа уңышлы башланып китте

Узган елны 2012 елга күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт исемлеген формалаштыру башланды. Бүгенге көндә исемлек расланды, аңа Чистай да керде.

Безнең шәһәрдә торакны яңартуга 90 миллион сумнан артыграк акча тоту каралган, өстәвенә, капиталь ремонтны финанслау дүрт чыганактан - ТХКны үзгәртеп коруга ярдәм итү федераль фонды, республика һәм муниципаль бюджетлар, шулай ук торак милекчеләре акчалары хисабына алып барылачак. Әмма моношәһәрләргә ярдәм итү программалары кысаларында Чистайда торакны яңарту үткәрелмәячәк. 15 сентябрьгә кадәр 13 йортка капиталь ремонт ясалачак, шул исәптән ярты гасырдан артыграк булганнарына да. Шулай, Бебель урамы, 111 һәм Урицкий урамы, 89 нчы йортлар 1960 елда төзелгәннәр һәм шушы вакыттан бирле биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Аңлашыла, барлык коммуникацияләр шактый тузган, түбә һәм фасад турында сөйләп торасы да юк. Әлеге йортларда яшәүчеләр күп тапкыр муниципаль властька торакны яңартуны үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм аларның дәгъваларын ишеткәннәр. Барлыгы 13 йортта да электр белән тәэмин итү системасын алыштырачаклар, барысында да диярлек йорт эчендә җылылык, салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларына ремонт ясалачак, түбә алыштырылачак һәм фасад ремонтланачак. Октябрьская урамы, 100а йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын яңартачаклар, ә Глинка урамы, 9 нчы йортта фасадны җылытачаклар.
Капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылган вакыттан бирле беренче тапкыр подвалларны (алар булган җирдә) ремонтлау башланачак. Инде хәзердән үк кайбер йортларда капиталь ремонтны үткәрү өчен әзерлек эшләре башлана - кирәкле материаллар китерелә, эш фронты билгеләнә. Подрядчылар билгеләнгән диярлек, өстәвенә күп фатирлы торак йортларны яңарту буенча эшләрне үткәрүдә алар үзләрен намуслы күрсәткәннәр.
2011 елда республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонтны - 236, безнең муниципаль районда 8 подрядчы оешма үткәргән. ТР дәүләт торак инспекциясе алар эшләгән чор дәвамында сыйфат артыннан даими контроль башкарган: эш үткәрү срокларын өзү, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, подрядчы оешманың эшенә яшәүчеләрнең нигезле дәгъвалары, идарәче оешма һәм йортта яшәүчеләрнең эшкә бәя бирүе, рәхмәт хатларының һәм вакытында тапшырылган йортларның саны. Шундый мониторинг йомгаклары буенча намуслы һәм намуссыз подрядчы оешмаларның исемлеге төзелгән.
Рәсемдә: Урицкий урамындагы 89нчы йортта капиталь ремонт ярты гасыр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X