Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Программа азагына якынлаша

Ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга уңайлыклары булган торак бирү буенча федераль программа азагына якынлаша.

Узган ел ветераннар гаиләләренең 707 әгъзасы өй туе үткәрде. 2011 елда ветераннар өчен 6 мең квадрат метрга якын торак төзелде. Быел Чистай муниципаль районында барлык ветераннар көтеп алынган фатирларын алачаклар. Программа нигездә ике юнәлеш - ТР дәүләт инвестицион төзелеш идарәсе һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды линияләре буенча бара. Беренче юнәлеш буенча Вишневский урамында өч йорт төзелде. Моннан тыш, ТР дәүләт торак фонды линиясе буенча сугыш ветераннары Мебельная урамындагы торак йортта фатирлар алдылар. Кайбер ветераннар шәхси йортларда яшәргә теләк белдергәннәр - алар мебель фабрикасы микрорайонында шундый торак алдылар. Рес­публикада инде берничә ел сугыш ветераннарына, ветераннарның тол хатыннарына уңайлыклары булган торак бирү программасы гамәлгә ашырыла. 16 мең кешенең 13 меңе фатирлар алды. 2012 елның август азагына кадәр республикада яңа гына төзелгән фатирларга 785 сугыш ветеранын кертү планлаштырыла.
10 февральгә муниципаль районда сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары арасыннан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 774 кеше исемлеккә теркәлгән. Хәзерге вакытта белдерелгән ветераннарның саны 749 кеше тәшкил итә, өстәвенә 25е хәбәр итүне көтә. 740 ветеран сатучыларның счетына субсидияләр күчергән һәм уңайлыклары булган торак алган: 308е-ТР дәүләт инвестицион төзелеш идарәсе, 36-ТР дәүләт торак фонды линиясе буенча, 394 ветеран икенчел торакны кулай күргән. Сүз уңаенда, 102 ветеран башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда торак алган.
Күптән түгел сугыш ветераннары өчен үзәк район дәваханәсе янында яңа йорт төзелә башлады.
-Ветераннар өчен 24 фатирлы йортны җәй уртасында файдалануга тапшырырга планлаштырыла, - дип аңлата "Гранд-Строй" фирмасының аерым подразделениесе директоры, ул төзелешнең генподрядчысы булып тора, В. Темников.-Ветераннар торактан канәгать калырлар дип ышанам, чөнки төзүчеләр йортны кыска вакытта торгызып кына калмыйча, сыйфатка зур игътибар бирәләр.
Ветераннар өчен Малореченская урамында (мебель фабрикасы микрорайоны) борыстан торак йортлар төзелә, өстәвенә, якын арада аларга урнаштырырга планлаштырыла. Көз азагына муниципаль районда ветераннар өчен торак төзү программасын тәмамларга планлаштырыла, федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелә торган акча мөмкинлек бирсә, программа җәен тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев