Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пилот проекты башлангыч алды

Сишәмбе көнне Мурзихадагы элеккеге кичү территориясендә 1885 елда төзелгән агач бер престоллы Богородице-Рождественск чиркәве истәлегенә табыну тәресе һәм мемориаль такта урнаштыру булды. Храм 1938 елда ябылган һәм тар-мар ителгән, ә 1957 елда Куйбышев сусаклагычы төзү сәбәпле, су астында калган. Бу эш "Татарстанның изге урыннары" проекты кысаларында башкарылды. Аның максатлары һәм...

- Бу Рус географик җәмгыяте, Рус православие чиркәве һәм РТ мөселманнарының Диния нәзәрәтенең уртак проекты, Казан һәм Татарстан владыкасы (архиерее) Анастасий фатихасы белән башкарыла. Шуны әйтергә кирәк, бу толерантлыкның бер мисалы: бу эшкә православие һәм мөселман руханилары актив керештеләр.
Исегезгә төшерәм, узган ел без су астында калган изге урыннарны билгеләү буенча зур күләмдә эш башкардык. Куйбышев сусаклагычы сулары астында безнең республика территориясендә генә дә 14 православие храмы, 8 мәчет калган. Барлыгы Татарстанда су астында 75 торак пункт һәм бер шәһәр калган. Озак перспективага исәпләнгән зур эш торгызылды. Мурзихада истәлекле тәре урнаштыру бу эштә беренче адым булды. Бу бик дулкынландыргыч вакыйга иде. Йөрәк кушуы буенча Чистай, Алексеевск районнарында яшәүчеләр, Казаннан кунаклар килделәр, күбесе балалар белән иде, йөздән артык кеше. Тарихи, рухи әһәмияткә ия булган бу чарада "Җылы йорт" социаль учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, "Мангуст" волонтерлар отряды, "Салават күпере" гаиләне һәм балаларны социаль яклау үзәге, Алексеевск районы "Речное" лагеренда тәрбияләнүчеләр, Рәфис Мәхмүтов башлыгында әфганчылар, Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер катнашты. "Нур" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәтнең катнашуы православиегә хөрмәтле мөнәсәбәттә булуны күрсәтүче билге иде.
Изгеләндерүче Алексей храмы башлыгы Павел атакай гыйбәдәт кылды, табыну тәресен изгеләндерү булды. Киләчәктә тәре урнаштырылган урын теләгәннәр изге җиргә килеп табына алсыннар өчен төзекләндереләчәк. Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Павел атакай әйткәнчә, храм тар-мар ителеп, су астында калса да, аннан бәрәкәт аңкый, шуңа күрә изге урыннар турында хәтерне саклау зарур.
Тәре куйганнан соң, Чистайдан һәм Казаннан яшьләр су асты археология отряды әгъзалары чиркәү су астында калган урынга төштеләр. Барлык теләүчеләр дә бу процессны күзәтә алдылар, сораулар күп иде, кешеләрнең безнең эшнең мөһимлелеген аңлаулары сизелде, алар үзләренең ярдәмнәрен актив тәкъдим иттеләр, храм урнашкан урынга барып җитәр өчен катер бирделәр. Бу, дөрестән дә, төрле милләт, дин вәкилләрен берләштерүче вакыйга, рухны якынайта, җәмгыятьне берләштерә.
Билгеле булганча, храмнарны бөтен дөнья белән төзегәннәр, хәтерне мәңгеләштерергә шулай ук безнең уртак хәтергә битараф булмаганнар барысы да җыелды. Хәйриянең иң яхшы традицияләрендә тәре ясау өчен матди ярдәм күрсәтелде, техника, бару өчен автомашиналар бирелде.
"Татарстанның изге урыннары" пилот проекты мемориаль такталар, табыну тәреләре, тар-мар ителгән, җир йөзеннән юкка чыккан православие һәм мөселман храмнары урынында кыска тасвирлама белән табличкалар урнаштыру буенча масштаблы эшне күз алдында тота. Һәм якын арада булачак чараларның берсе - муниципаль район башкарма комитетының яшьләр һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә Змееводагы храмда Хәтер тактасы кую. Июль уртасында кыңгырау чыңлавы фестивале алдыннан Алексеевскида Ахтырская Божья Матерь иконасы хөрмәтенә булачак бәйрәмгә багышлап Ахтырская Божья Матерь иконасының изге чишмәсе төзекләндереләчәк.
Мөхәммәт хәзрәт белән җир йөзеннән юкка чыккан мөселман изге урыннарын билгеләү буенча эшләр уздыру турында алдагы килешү бар. Без уртак максат белән берләшкән киләчәк буынга тарихи, рухи хәтер сакларга тиешбез, бу безнең бурыч.
"Татарстанның изге урыннары" проектының игелекле идеясын хуплаучылар, анда актив катнаша алалар. Тел: 89276727479.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев