Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы яшьтәгеләр университетында яңа уку елы башланды

Пенсионер Валентина Егорова университетта укуын дәвам итә.

Олы яшьтәгеләр университетының төп бурычы - лаеклы ялда булган өлкән кешеләргә булышу, аларга тормышның яңа шартларына яраклашу һәм үзләрен кирәкле итеп тоярга өйрәтүдән гыйбарәт. Яңа уку елын ачу өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Софья Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Зал шыгрым тулы иде, чөнки университет студентлары булырга теләүчеләрнең исәбе - хисабы юк...
- Безнең олы яшьтәгеләр университетының пенсионерлар арасында популярлык казануы безне нык сөендерә, - дип сөйли Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча пенсия фондының бүлек начальнигы Рамил Мортазин. - Әлеге проект яңа түгел инде, без аны 2012 елдан бирле тормышка ашырабыз, укыту юнәлешләрен даими рәвештә киңәйтә барабыз.
Пенсионерларны өйрәтү төрле юнәлешләрдә алып барыла: кешеләрнең мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары истә тотыла. Барлык студентлар да гадәттәгечә 4 фәннән генә түгел, 8 фән буенча белем алачаклар. Болар - «Компьютер грамоталыгы нигезләре», «Пенсионерлар сәламәтлеге. Үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре», «Хокук белемнәре мәктәбе», «Туган якны яратучылар клубы», «Психология нигезләре», «Финанс грамоталылыгы», «Бакча һәм дизайн», «Бию терапиясе». Һәр курсның үзенең тәҗрибәле укытучысы бар. Моңардан тыш, уку дәвамында пенсионерлар юристлар, нотариуслар һәм башка белгечләрнең киңәшләрен алачаклар.
Пенсионер Валентина Егорова университетта ел саен белем ала. Хәзер ул компьютерны яхшы белә, интернеттан оста файдалана, бик теләп сәламәтләндерү курсларына йөри, туган як тарихын өйрәнә.
- Миңа олы яшьтәгеләр университеты студенткасы булу бик ошый. Моның төп сәбәбе - үзең кебекләр белән аралашу. Безнең хәзер активистлар төркеме дә барлыкка килде, без алар белән курсларга йөрибез. Бер генә юнәлешне аерып әйтә алмыйм, һәрберсе үзенә күрә кызыклы һәм файдалы, - дип сөйли Валентина Петровна.
Яңа уку елы башлану уңаеннан балалар сәнгать мәктәбе укытучылары концерт программасы әзерләгән иделәр. Олы яшьтәгеләр университетына 102 кеше кабул ителгән инде. Язылырга өлгерә алмый калучылар әле моны эшли алалар. Моның өчен Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча пенсия фонды идарәсенә 5-00-58 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай