Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр педагоглар һәм укучылар белән аралашты

Безнең шәһәргә эш сәфәре белән ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов килде. Ул 3 нче гимназиядә, анда педагоглар җәмәгатьчелеге белән аралашу булды, 9 нчы мәктәптә, 9 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Надежда Сергеева, муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы...

Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында Альберт Харис улы чистайлылар республикада лаеклы урын алып торалар, бу турыда объектив күрсәткечләр - БДИ нәтиҗәләре, республика, Россия дәрәҗәләрендәге фән олимпиадаларында мәктәп укучыларының призлы урыннары раслый дип билгеләп узды. Белем-тәрбия бирү процессының торышы борчу тудырмый, аерым мәсьәләләр бар, алар турында эш тәртибендә сүз барачак, алар хәл итәрлек. Көннең төп бурычы - кадр­лар потенциалы, матди-техник базаны үстерү. Вакыт чыгарылыш сыйныф укучыларына зур таләпләр куя, мәктәп көндәшлеккә сәләтле, уңышлы шәхесләрне әзерләргә тиеш. Әлеге өстенлекле юнәлешләр мәгариф системасында булган уңай үзгәрешләрне хәл итәргә тиеш. Хезмәт хакы дәрәҗәсе сизелерлек артты, укытучыларның профессиональ үсешен, мәктәпкә яшь талантлы педагогларны җәлеп итүне стимуллаштыручы грант проектлары эшли. Болар - "Безнең иң яхшы укытучыбыз", "Безнең яңа укытучыбыз", "Укытучы - тикшеренүче", "Безнең иң яхшы директорыбыз".
Кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә "Безнең яңа укытучыбыз" проекты зур мөмкинлекләр ача. Педагогик белеме булмаган грант алучы бюджет хисабына профильле югары уку йортында укый ала. Моннан тыш, ул эшләячәк мәктәп аның фәне буенча җиһазлар белән комплектланган кабинет алачак.
Элеккеге мәгариф системасы дөньяда иң яхшыларның берсе иде, әмма ул 21 гасыр таләпләренә җавап бирми башлады. Аларга туры килү өчен без әлеге тармакны тагын да сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгарырга тиеш булган яңа белем бирү стратегиясен гамәлгә ашырабыз.
Мәктәпләрне төзекләндерүгә җитди игътибар бирелә. Утыз елдан да элегрәк төзелгән барлык биналар республика бюджеты хисабына ремонтланачак. "Мәктәптән соң мәктәп" дигән зур күләмле проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, аның кысаларында уку йортларына дәрестән тыш эшчәнлек, фәнни-танып белү юнәлешендәге түгәрәк эше өчен җиһаз куелачак.
3 нче гимназиядә Альберт Харис улы Балалар һәм яшьләр иҗат йорты коллективы тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты, икенче сыйныф укучыларының дәресендә булды, аларның белем дәрәҗәсен, нетбуклар белән файдалана белү осталыгын тикшерде, аларга югары бәя бирде (рәсемдә). Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының физика дәресендә булды, киләчәккә аларның планнары белән кызыксынды. Информатика кабинетында "Соло на компьютере" системасы буенча эш күнекмәләрен күрсәтүләрен сорады, нәтиҗәдән канәгать калды. Санлы лабораториядә видеоконференцэлемтә системасы мөмкинлекләре, аларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланылуы белән кызыксынды, спорт залы, дәвалау физкультурасы бүлмәсендәге җиһазларны карады.
Шуннан соң педагоглар җәмәгатьчелеге белән очрашу булды, Альберт Гыйльметдинов республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев