Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Медицина училищесы студентларына иминиятләнгән гражданнарның хокукларын яклау турында сөйләделәр

1 ноябрьдә медицина училищесының актлар залында Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фондының Чистай филиалы белгечләре дүртенче курс студентлары белән очрашу үткәрделәр.

Булачак медицина хезмәткәрләрен мәҗбүри медицина иминиятләве системасының төп төшенчәләре, гамәлдә булган законнар базасы, аерым алганда, 2010 елның 29 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятләве турында"гы 326нчы номерлы Федераль закон белән таныштырдылар, 2016 елга республикада гражданнарга медицина ярдәмен бушлай күрсәтү дәүләт гарантияләренең территориаль программасы кысаларында бушлай медицина ярдәменең гарантияләнгән күләме турында сөйләделәр.
- Шундый очрашулар үткәрү иминиятләү системасы турында хокукый белемнәрне арттыруга ярдәм итә һәм булачак сәламәтлек саклау белгечләренә мәҗбүри медицина иминиятләве өлкәсендә белемле булырга ярдәм итә, - дип ассызыклады бирегә җыелганнарга ТР мәҗбүри медицина иминиятләвенең территориаль фонды филиалы директоры Әхәт Хафизов (рәсемдә: студентлар алдында чыгыш ясый).
Иминиятләнгән гражданнарның хокукларын яклау һәм мәҗбүри медицина иминиятләве системасының эшләве турында мәгълүмати чыгышны әзерләүдә ТР мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фонды филиалы директоры урынбасары Ленар Нурмөхәммәтов һәм иминиятләнгәннәрнең хокукларын яклау секторының әйдәүче белгеч-эксперты Эльвира Лотфуллина катнаштылар.
Очрашу барышында мәҗбүри медицина иминиятләве тармагында төрле мәсьәләләр каралды. Шулай, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фондының Чис­тай шәһәрендәге филиалының иминиятләнгәннәрнең хокукларын яклау секторы консультанты, Чис­тай муниципаль районы Җәмәгать советы рәисе, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Свет­лана Проничева мәҗбүри меди­цина иминиятләве системасын тәкъдим итү белән чыгыш ясады һәм студентларга медицина иминиятләве оешмасын, дәвалаучы табибны, түләүле һәм бушлай медицина хезмәтләре турында җентекле сөйләде, пациентларның хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылды. "Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясе директоры Татьяна Градусова медицина оешмаларында пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең эшен оештыру турында хәбәр итте.
Очрашуда катнашучыларның барысы да, ә анда 70тән артыг­рак кеше катнашты, тематик белешмәлекләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
- Иманым камил, шундый хезмәттәшлек уртак көч белән хокукый җирлектә белемле һәм югары квалификацияле яңа буын медицина хезмәткәрләрен тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Безгә шундый белгечләр кирәк, - дип билгеләп үтте очрашу азагында Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин.
Медицина училищесы директоры Наилә Лазарева шундый форматтагы очрашуларны медицина училищесы студентларын мәҗбүри медицина иминиятләве системасы турындагы үзләрен кызыксындырган сораулар белән тагын да җентеклерәк таныштырып үткәрергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Медицина училищесы Чистай