Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Махсус Стипендияне алуы тагын да күңелле

Яшьлек, азарт, хыяллар, кыю планнар - болар барысы да студентлар дуслыгына тиңдәш хисләр. Аның иң яхшы вәкилләренә Татьяна көнендә Чистай муниципаль районы башлыгының махсус стипендиясе тапшырылды.

Ә бу якты традициягә 2005 елда нигез салынды. Быел тантана Яшьләр үзәгендә узды, уйлап табучанлык, динамикалыгы белән аерылып торды. Махсус муниципаль бүләккә 16 кеше лаек дип табылды: алар сессияләрен әйбәт тапшыралар, җәмәгать тормышында лидерлар, үз проектларын язалар һәм тормышка ашыралар, фәнни-практик конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Гомумән, бар нәрсәгә дә өлгерәләр, һәрчак күз каршында.
- Хәерле көн, кадерле студентлар! Гомумән, болай дип әйтәсе килә: хәерле көн, безнең киләчәгебез! - студентларга Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов менә шулай мөрәҗәгать итте. - Безнең шәһәрдә алты меңгә якын студент һәм бу бик зур көч, яхшы энергия. Без киеренке вакытта яшибез, барысы да өзлексез хәрәкәттә, сезнең алдыгызда белемнәрегезне камилләштерү өчен яңа мөмкинлекләр һәм аларны тормышка ашыру перспективалары даими ачылып тора. Бары тик төшенкелеккә бирелмәскә, килеп чыккан авырлыкларга бирешмәскә кирәк.
Бу көнне махсус премиягә һәм Мактаулы дипломга лаеклы студентлар: Кирилл Легасов һәм Светлана Якимова (политехник көллият), Дарья Карпова һәм Алсинә Хатыйпова (педагогия көллияте), Владислав Поляков һәм Салават Фәтхетдинов (авыл хуҗалыгы техникумы), Ольга Казакова (медицина училищесы), Виктория Воронина, Роберт Җаббаров (Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы), Алена Осипова, Айнур Хатимов, аспирантлар Руслан Зелинский, Ольга Шиндор (Казан милли-тикшеренү университеты - Туполев исемендәге КАИның "Восток" филиалы), Ләйсән Фәйзуллина, Роберт Шәрифуллин, аспирант Светлана Хәйруллина (Казан Идел буе федераль университетының Чистайдагы филиалы). Бу исемнәрне атау горурлык хисе тудыра. Кызганычка каршы, теге яки бу очракта сәхнәгә күтәрелүче, алар исеменә карата аталган мактау, котлау сүзләре ишетелгән кешеләрнең барысын да санап бетереп булмый. Гомумән бу көнне 50дән артык кеше билгеләп үтелде. Чөнки махсус премияләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков, ТР икътисад министры ярдәмчесе Наталья Таркаева (ул вакытсыз бу дөньядан киткән әтисенең традицияләрен дәвам итә) булдырдылар. Шулай ук сак­лык банкы, Татфондбанк, "Ак Барс" банк һәм Пробизнесбанк филиаллары коллективлары үз премияләрен билгеләделәр. Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә, студентларга һәм яшь укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Килешегез, шундый тантаналар укуга, тикшеренү эше белән шөгыльләнүгә яхшы стимул булып тора. Ни әйтәсең инде, тырышлыгың өчен менә дигән бүләк! Тантана ахырында яшь кайнар йөрәкләрне тагын да күбрәк шатлык белән тулыландырып музыка яңгырады, Яшьләр үзәге фойесында дискотека башланды. Студентларны үз бәйрәмнәрендә күңел ачудан, шатланудан башка күз алдына да китереп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X