Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лагерьда ял итүләре бик рәхәт!

Җәй айларында балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерүне һәм мәшгуль итү мәсьәләләре актуальлеген югалтмыйлар.

Алар әти-әниләрне дә, тиешле хезмәтләр хезмәткәрләрен дә борчыйлар. Уку елы тәмамланганнан соң актив ял укучыларның көчен торгызырга, сәламәтлекләрен ныгытырга, энергия тупларга ярдәм итә.
Алар педагогларның, әйдаманнарның күз уңында торалар, димәк, әти-әниләргә эш көне дәвамында балаларының нәрсә белән мәшгуль булулары турында борчылырга урын юк.
Лагерьда тормыш гөрли!
Мәктәп яны лагерьларында 1434 яшь чистайлы ял итә.
- 1 июньнән 36 мәктәп яны лагере үз эшен башлады, - ди мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эше буенча урынбасары Гүзәл Гатауллина. - Һәр лагерьда эшчәнлекнең төп юнәлешләре: экология, спорт, иҗат һәм башкалар эшләнгән. Хезмәт һәм ял лагеренда смена - 18 көн, сәламәтләндерү лагеренда 21 көн дәвам итә.
Күпчелек малайлар һәм кызлар узган елларда әлеге ял итү формасының өстенлекләрен бәяләргә өлгергәннәр инде, шуңа күрә быел да аны сайлаганнар.
- Мин мәктәп яны лагеренда өченче тапкыр ял итәм, - ди сөенеп 3нче гимназия укучысы Евангелина Корчагина. - Биредә һәрвакыт яңа, мавыктыргыч чаралар үткәрелә, күңелсезләнергә урын юк. Футбол уйнарга яратам!
Минем бераз гаҗәпләнүемне күргәч, мөлаем әңгәмәдәшем:
- Моның нәрсәсе бар? Бик яратам, малайларга гына уйнарга димәгән! - дип өстәп тә куйды.
- Миңа саф һавада хәрәкәтчән уеннар, ярышлар бик ошый, - ди быел шулай ук өченче сыйныфны тәмамлаган Марк Лоскутов, - дусларым да биредә, без көне буе бергә. Менә хәзер спорт эстафетасында катнашачакбыз.
Лагерь начальнигы Юлия Тихонова сүзләренә караганда, биредә 135 малай һәм кыз ял итә. Эшчәнлекнең төп юнәлеше итеп экологияне сайлаганнар, шулай итеп, без барган көнне үткәрелгән рәсемнәр конкурсы да әлеге темага багышланды.
«Яшьтәш»кәме әллә «Кояшкай»гамы? Шәп!
Ә урынны алыштырырга теләүчеләр шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында тукталдылар. Күбесенең, мөгаен, шундый романтиканы урам буйлап тырай тибеп йөрүгә һәм телевизор каршында көн үткәрүгә алыштырасы килмидер. Тапшыруларны соңыннан да карап була бит, ә менә лагерь җәй көне генә була.
- «Кояшкай» шәһәр яны лагере малайларны һәм кызларны 10 июньнән кабул итә башлый, ә «Яшьтәш» - икенче көнне, - ди яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова. - Шуларның беренчесе җәйге айларда өч смена дәвамында 240 яшь чистайлы карамагына тапшырылачак. «Яшьтәш»тә - биш смена, шуның икесе профильле - хокук саклау хәрәкәте һәм патриотик юнәлеш. Шулай ук дүртенче һәм бишенче сменада биредә яшьләр хәрәкәте активистлары ял итәчәк. Гомумән, җәй дәвамында әлеге лагерь 360 ял итүчене кабул итәчәк.
Хәер, әгәр кем дә булса урамда вакыт уздыра икән, яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре алар өчен балалар ишегалды мәйданчыкларында күңел ачу программасы әзерләгәннәр. Алар, сүз уңаенда, үз эшләрен башладылар инде. Анда билгеле вакытта әйләнә-тирәдәге йортларда яшәүче малайлар һәм кызлар өчен төрле спорт ярышлары, күңел ачу конкурслары, хәрәкәтчән уеннар оештырылачак.
Төп игътибар - рухи кыйммәтләргә
Чистай мөхтәсибәте июль башында, ураза тәмамланганнан соң, «Нур», «Әнәс» һәм «Әниләр» мәчетләре каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәкләре ачарга планлаштыра.
- Анда барлыгы 200гә якын малай һәм кыз йөриячәк, - дип билгеләп үтә шәһәр һәм район мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. - Безнең төп максатыбыз - балаларны урам буйлап максатсыз йөрүдән, аның тискәре йогынтысыннан саклау, игелек, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү. Без ислам кануннарын өйрәнүгә, балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә, рухи кыйммәтләргә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга игътибар юнәлтергә тырышабыз.
Дәресләр төрле чаралар үткәрү белән аралаштырып алып барыла: шук малайлар туп артыннан чабалар, баскетбол уйныйлар, ә кызларның үз кызыксынулары. Ә бергә алар күңелле эстафеталарда, викториналарда катнашалар.
Куркынычсызлык кагыйдәләре турында да онытырга ярамый
Әти-әниләрнең төп бурычы - балаларга җәйге ял бары шатлык кына алып килсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп тору.
-Улыгызга, кызыгызга урамда таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә, аларның машинада йөреп килү тәкъдимнәренә ризалашырга ярамаганлыгы турында аңлатыгыз, - дип кисәтә балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение начальнигы Ландыш Әхмәрова. - Әгәр көч кулланып алып китәргә омтылсалар, карышырга, кычкырырга, ярдәмгә чакырырга кирәк. Балаларга машиналар йөри торган юл өстендә уйнарга, велосипедта, мопедта юлга чыгарга рөхсәт итмәгез. Җәйге чорда юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерегез. Елгада су коенырга ашкынып торган балаларны суда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләре турында кисәтегез.
Әле барысы да башлана гына. Балаларның бөтен өметләре аклансын иде, хәер, һава торышы да җайланып китәр дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай