Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кырлар өстендә җырлар яңгырый

Һәр урак өстендә мәдәният хезмәткәрләре әдәби-музыкаль программалар белән ындыр табакларына, механизаторлар янына кырларга чыгалар. Алар өчен бу шулай ук җаваплы чор.

Матур, кояшлы көнне һәрбер минут исәптә, шуңа күрә үзешчән артистлар кыска гына төшке аш вакытында игенчеләргә ял бүләк итәргә, үзләренең шаян җырлары, шаяртулары белән кәефләрен күтәрергә, арыганлыкларын таратырга тырышалар. Кыр хезмәтчәннәре, ындыр табагы эшчеләре көтелгән кунакларны шатланып каршы алалар һәм рәхәтләнеп аларның чыгышларын карыйлар. Күңел күтәрелеп китә һәм яңа көчләр белән кабат эшкә керешәләр. Александровка авылы Мәдәният йорты каршында оештырылган агитбригада җәйге хезмәт чиреге чорында үзенең эшчәнлеген актив тараткан, алар кырларда игенчеләр янында һәм ындыр табагында берничә тапкыр булганнар инде. Шулай ук җирле артистлар "Мегаферма" комплексында еш кунак­лар.
Ел саен берничә тапкыр урып-җыю кампаниясе барышында Йолдыз мәдәният йортының "Маяклар" агитбригадасы туган хуҗалыклары хезмәтчәннәре каршында имтихан тота диярлек. Быел мәдәният хезмәткәрләре мәктәпнең бишенче-алтынчы сыйныф укучылары, "Селяночка" ансамбле белән берлектә алар өчен "Икмәк барысына да баш" исемле әдәби-музыкаль программа әзерләгәннәр, ул такмаклар, театрлаштырылган күренешләр, күңелле җырлар белән тулыландырылган.
-Безнең чыгышларның авылдашларга ошавына без бик шатланабыз, - ди Йолдыз мәдәният йорты мөдире Зинаида Шәрифуллина. - Балалар да һәрбер номерны лаеклы башкардылар, безнең агитбригада сос­тавына теләп керделәр. Әлбәттә, без игенчеләрнең игътибарын озакка тоткарламаска тырыштык, аларның эшләре минутлап язылган, йөзләрендәге рәхмәтле елмаюлар барлык алкышлардан да кыйммәтрәк. Урып-җыю эшләре тәмамлангач алар өчен махсус концерт программасы оештырачакбыз. Безнең планнарда - яңа заманча мәдәният йорты ачылуга авыл көне багышларга.
"Сарсаз" агрофирмасының ындыр табагы хезмәтчәннәрендә Иске Роман авылыннан "Мәйсәрә" фольклор ансамбле кунакта булды. Ә Татар Талкышы һәм Кызыл Ялан авыллары Мәдәният йорты агитбригадасы "Сезнең хезмәтегезне бәялибез" концерт программасы белән "Кулон" агрофирмасында булдылар.
Четырчы мәдәният йорты агитбригадасы составында шулай ук яшь авылдашлар - "Тамчыкай" балалар ансамбле чыгыш ясаганнар, рәхмәтле тамашачыларда соклану һәм таңга калу уятканнар. Ындыр табагында узган "Льется песня над хлебным курганом" концерт программасында "Родные напевы" фольклор ансамбле солистлары катнашканнар.
Татар Сарсазы, Гаделша, Яуширмә мәдәният йорты агитбригадалары үзләренең хуҗалык хезмәтчәннәренә кызыклы бүләк әзерләгәннәр. Урак вакытында район кырлары өстендә күп тапкырлар матур җырлар яңгыраган, йөрәкләргә шатлык өстәгән. Чистай Выселкасы мәдәният йортының "Рябинушка" ансамбленең матур, күңелле җырлары төшке аш вакытында "Вамин Чистай" агрофирмасы хуҗалыгы эшчеләрен шатландырган. Авыл китапханәчесе тарафыннан "От борозды до колеса" мәгълүмати стенды да әзерләнгән иде.
Мәдәни-күңел ачу учреждениеләренең үзәкләштерелгән "Ялкын"агитбригадасы "Бай уңыш артыннан кырларга комбайннар чыкты" концерт программасы белән Галактионов исемендәге, "Сарсаз", "Акбулат" хуҗалыкларында чыгыш ясаганнар.
Барлык үзешчән артистлар чыгышларында механизаторларга (күпчелек очракта авылдашлары) авыр хезмәтләре, уңыш җыю буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре өчен рәхмәт белдерү чагылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев