Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күпме газета, ә... сайларга кирәк

Чираттагы язылу кампаниясе башланды, һәр басма матбугат өчен иң җаваплы, катлаулы чор.

Безнең газетада чыгарылма булмый. Без шулай ук икенче яртыеллыкта да сезнең безнең белән калуыгызны телибез, ә димәк, сез туган шәһәребездә һәм районыбызда, шулай ук, аерым алганда, һәр учреждение, оешмада булачак төп вакыйгаларның барысын да белеп торачаксыз. Без сезнең фикерне, газетаның тематик эчтәлеген яхшырту буенче тәкъдимнәрегезне ишетергә телибез. Сез безнең газета битләрендә нәрсә күрергә телисез?
- Республика җирле газеталарга язылуны 25 июньгә кадәр, ә үзәк басмаларга 15 июньгә кадәр язылырга мөмкин, - дип сөйли Чис­тай районарапочтамтның язылу бүлегенең әйдәүче инженеры Светлана Сергеева. - Каталогларда 15 мең газета һәм журнал тәкъдим ителә, тәкъдимнәрнең шундый зур күләме һәр газета укучыны канәгатьләндерерлек. 10 майдан 20сенә кадәр гадәткә кергән "Язылу ункөнлеге уздырыла" аның барышында кайбер популяр басмаларга ташламалы шартларда язылырга мөмкин. "Чистай хәбәрләре" газетасына потенциал язылучылар да шундый мөмкинлектән файдалана алалар, аларга газета бәясеннән 10 процент күләмендә ташлама бирелә.
"Россия почтасы"ннан да даими ташламалар үз көчендә, аерым алганда, сугыш ветераннарына һәм сугышта катнашучыларга, I һәм II төркем инвавлидларга элемтә хезмәте бәясенең 20 проценты күләмендә ташлама ясала,- дип сөйли Светлана Сергеева. - Без менә инде тугызынчы язылу кампаниясе тарифларны үзгәрешсез саклап калабыз. Язылуны өйдә дә рәсмиләштерергә мөмкин, бары 5-43-39 телефоны буенча шалтыратырга гына кирәк. Ә предприятиеләр, оешмалар хезмәткәрләре моны эш урыннарында хезмәт хакы хисабына, кулдан акча күчермичә генә башкара алалар. Сезгә үзегезнең почта хезмәтләрен күрсәтергә шатбыз.
Билгеле, күп кенә яшь, урта яшьтәге потенциаль язылучылар кирәкле мәгълүматны Интернеттан алалар, бу соңгы вакыттагы законлы тенденция. Массакүләм мәгълүмат чараларының электрон төренә өстенлек бирүчеләр дә бар. Сез дә безнең сайтка www.chistopol-rt.ru керә аласыз, керегез, үкенмәссез.
Язылу хезмәтеннән даими рәвештә россиялеләрнең 18 проценты файдалана икән (әлеге мәгълүматлар илебезнең 46 төбәгендә уздырылган сораштыру нәтиҗәсендә алынды). Аларның төп өлеше газетага язылуны "Россия почтасы" бүлекләрендә рәсмиләштерә. Язылучылар арасында хатын-кызлар ир-атлардан күбрәк, шул рәвешчә 65 һәм 35 процент. Өлкән яшьтәгеләр газетага күбрәк языла. Әгәр яшьләр (18дән 34кә кадәр) кызыклы басмаларны сатып алсалар, 50 яшьтән узганнар язылу формасын сайлый. Еллар узган саен яраткан газетаңны яки журналны кулда тотып креслода утыру теләге артадыр мөгаен, шуның өстенә икенче көнгә аның яңа саны да киләчәк бит әле. Шунысы яхшы, газетаны вакытында турыдан-туры өйгә китерәләр, билгеле, әгәр сез аңа язылган булсагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев