Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп эшләнгән, тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган чәршәмбедә Чистайга килеп, берьюлы өч чара үткәрде.

Аны муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары В. Смыков, В. Васильев, А. Симаков озатып йөрделәр.
Тузган торактан күчерү федераль программасын гамәлгә ашыруда Энгельс урамындагы 59 фатирлы йорт "беренче карлыгач" булды. Торакның 20 проценты тузган һәм аварияле дип танылган Чистай өчен әлеге проблема бик кискен тора. Агымдагы елда 13 йортта яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла, ТКХны үзгәртеп коруда ярдәм итү фондыннан һәм республика бюджетыннан 65 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Яңа торакка 215 кеше күчәчәк.
-Хәзер әлеге мәсьәләгә, күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау кебек үк, республика ныклы игътибар бирә, - ди Президент тузган торак фондта яшәгән, яңа фатирларга күчкәннәр белән очрашуда, - киләчәктә дә әлеге юнәлештә ныклап эшләячәкбез, кешеләр беркем дә аларны язмыш иркенә ташламаячагын белергә һәм аңларга тиешләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барысы да икътисадның торышына бәйле. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча гына да Татарстанда 16 мең кешенең 13 меңе үз фатирларын инде алганнар. Моннан тыш, торакны капиталь ремонтлауга дүрт елда 26 миллиард сум тотылган. Эш урыннары, яңа производстволар булдыру аеруча мөһим. Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов тиздән тузган торакта яшәүчеләр өчен исәп буенча икенче йорт тапшырылачак, өченчесен төзү планлаштырыла дип ассызыклады. Акча бүлеп бирелә - иң мөһиме, аны үз вакытында үзләштерергә.
Барлык яңа йортларга күченүчеләр исеменнән республика җитәкчесенә ярдәм күрсәткәне өчен озак еллар дәвамында Ленин урамындагы тузган торакта яшәгән Халисә Шаһиязданова чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ул үзе икенче группа инвалид, Мөслим авылында туган Советлар Союзы Герое Касыйм Ситдыйковның туганнан туганы. Аның яңа, иркен фатирында Президент та булды. Өч бүлмәле фатирда фатир хуҗасы кызы Эльза, шулай ук Халисә Габдрахман кызының улы Илдар гаиләсе - тормыш иптәше Рушания һәм өч яшьлек уллары Илдан белән яшәячәк. Президент бүләкләр белән килгән - балага уенчык, ә олыларга зур телевизор бүләк итте, хуҗалар белән хуш исле чәй эчте, төзелеш генподрядчысы - "Гранд-Строй" фирмасы эше сыйфатын бәяләп, проблемалар турында сөйләште.
Президент барган икенче объект -"Сәламәтлек комбинаты" дип аталган яңа шәһәр мунчасы булды.
Әлеге социаль-мөһим объектны республика җитәкчесе үзенең шәхси контроленә ала һәм муниципаль район башлыгыннан аны төзү барышы белән кызыксына. Төзелеш генподрядчысы - "Гранд-Строй" фирмасы уңайсыз хәлдә калдырмый, Либкнехт урамындагы яңа мунча сыйфатлы объект. Биредә ике юыну бүлеге - ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, һәрберсе 25 урынлы. Мансарда катында массаж, маникюр һәм педикюр хезмәтләре салоны эшләячәк. "Гранд-Строй" фирмасы җитәкчесе О. Батыршин тантаналы рәвештә бинаның символик ачкычын аның директоры Л. Нечаевага тапшырды. Шуннан соң Президент файдалануга тапшырылган бинаны карап үтте һәм күргәннәреннән канәгать калды. Биредә мунча процедураларын яратучылар өчен барысы да бар - уңайлы чабыну һәм юыну бүлмәләре, иркен гардероб, зур булмаган буфет, анда чәй, сок яки лимонад эчәргә мөмкин. Мунчаның эш режимы шулай ук барысы өчен дә уңайлы - 10нан 21 сәгатькә кадәр.
Шуннан соң муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыков үтенече буенча, республика башлыгы төзекләндерелгән Скарятинский бакчасын карады. Чистайлыларның әлеге яраткан ял итү урынына быел 130 ел тулды. Аның юбилеена биредә 9 мең кв.метрга якын асфальт мәйданчыгы һәм юллар төзелде, яктырту тулысынча алыштырылды, 130 карт агач киселде һәм алар урынына 300дән артыграк яңа яшел үсентеләр утыртылды, балалар шәһәрчеге урнаштырылды. Моннан тыш, тиздән биредә ачык шугалак барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә аны яктыртуны оештыру, шулай ук җылы чишенү бүлмәләре һәм бәдрәф ясау эшләре алып барыла. Барлык эшләр бюджет акчасын җәлеп итмичә үткәрелгән.
Төзекләндерү әлегә тәмамланмаган булса да, Президент шактый зур эшне, иң элек ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыковның эшен хуплады, элеккеге культура һәм ял итү паркын яңарту буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Республика бюджетыннан да ярдәм күрсәтеләчәк.
-Әлбәттә, халык өчен ял итү зоналарын саклый алмаган республика шәһәрләре алдында Чистайның берникадәр өстенлеге бар, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. - Чистайлылар моны эшли алдылар, әмма ял итү зоналары заманча булырга тиеш һәм муниципаль властьның моны эшләргә көче бар, өстәвенә, Виктор Смыков кебек шундый актив депутат булганда!
Президент актив белән очрашты
Татарстан Президенты Р. Миңнехановның Чистайга эш сәфәрен тәмамлаучы этап булып мәдәни-ял итү комплексында шәһәр һәм район активы белән очрашу булды.
Үз чыгышында ул җыелганнар белән үзенең тәэсирләре, безнең шәһәрдә күргәннәре белән уртаклашты, муниципаль район җитәкчелегенең эшен билгеләп үтте, соңгы вакытта күп нәрсә инде эшләнгән, әмма тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Президент фикеренчә, яшьләрне биредә, туган шәһәрдә эшкә урнаштыру өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Сүз уңаенда, республикада, аерым алганда, Чистайда гамәлгә ашырыла торган проектлар яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәләр һәм безнең шәһәрне тагын да күркәмрәк итәчәкләр. "Чистай үзенә күрә туристик үзәккә әверелергә тиеш. Моның өчен федераль һәм республика программаларын җәлеп итәргә кирәк. Чистай, Алабуга кебек шәһәрләр аерым исәптә булырга тиешләр", - диде ассызыклап Рөстәм Миңнеханов.
Президент җыелучыларга республиканың социаль-икътисадый хәле, гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар һәм социаль программалар турында сөйләде һәм үз чыгышы азагында куелган максатларга ирешү өчен берләшергә кирәклеге, бергәләп кенә барлык бурычларны хәл итә алачаклары турында белдерде.
Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, үз чиратында, Президентка һәм активка муниципаль район территориясендә тормышка ашырыла торган социаль-икътисадый программалар, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге йомгаклары турында хәбәр итте һәм рес­публика башлыгына төрле яклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев