Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп балалы гаиләләр өчен участокларның мәйданы арттырылды

Чистай шәһәр Советының чираттагы сигезенче утырышы булып узды. Аны «Чистай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.

Муниципаль районның фаразлау һәм фи­нанс-бюджет палатасы бүлеге начальнигы урын­басары Ландыш Бабаева «Чистай шәһәре» МБ бюджетына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте. Депутатлар бюджеттагы үзгәрешләрне хупладылар.
«Чистай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Чистай шәһәр Советының даими депутат комиссияләре составындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Эдуард Хәсәнов депутат вәкаләтләрен үз өстеннән төшергәннән соң, бюджет, фаразлау, сәнәгать һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урыны бушады. Әлеге комиссия рәисе итеп депутатлар Нәсыйх Миңнегалиевны расладылар.
Шәһәр башкарма комитеты структурасындагы үзгәрешләр турында аның җитәкчесе Виктор Шурыгин мәгълүмат белән чыкты. Күптән түгел шәһәр башкарма комитеты һәм муниципаль район башкарма комитетының бухгалтер хезмәтләрен берләштерү турында карар кабул ителде. Шул сәбәпле шәһәр башкарма комитеты структурасы үзгәрде. Тулаем алганда, депутатлар әлеге карарларны хупладылар.
Җирдән файдалану һәм Чистай төзелеше кагыйдәләренә кертелгән яңалыклар турында шәһәр төзелешен җайга салу һәм инфраструктур үсеш учреждениесе җитәкчесе Артем Комаров хәбәр итте.
15 июльдә ачык тыңлаулар узды, анда күп балалы гаиләләр өчен участок мәйданын арттыру, шулай ук Чистайның шәһәр төзелеше зонасы картасына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге мәсьәләләр шәһәр Советы сессиясенә чыгарылды.
Чистайда күп балалы гаиләләр өчен индивидуаль торак төзелеше, бакча төзелеше, бакчачылык өчен җир участокларының күләме 700дән 900 квадрат метрга кадәр арттырылды.
Шәһәр төзелеше зонасы картасына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар барлык үзгәрешләр буенча карарлар чыгардылар.
Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Илдар Вәлиев депутатларга Чис­тай шәһәр Советының муниципаль мөлкәтне арендага тапшыру тәртибе турындагы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында хәбәр итте. Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Күп балалы гаиләләр участокларның мәйданы арттырылды