Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Күңелле карусель”- ­балалар өчен яңа ел бүләге

Дүшәмбе көнне Тегермән мәйданы микрорайонында 220 урынга яңа "Күңелле карусель" балалар бакчасы ишекләрен ачты. Республика бюджеты өчен объектның бәясе 110 миллион сум тәшкил итте.

Яңа мәктәпкәчә учреждениене төзү агымдагы елның язында "Бәләкәч" республика программасы кысаларында башланды. Генподрядчы булып үзен яхшы яктан күрсәткән "Гранд-Строй" фирмасы чыкты. Санаулы айлар өчендә төзүчеләр элеккеге 18 нче мәктәп янындагы буш урында ике катлы бина төзеделәр. Балалар бакчасын ачуга Казаннан да кунак­лар килде: ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин. Шулай ук микрорайондагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре килделәр, алар яңа балалар бакчасы төзүгә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.
Яңа балалар учреждениесен ачу уңаеннан сәхнәләштерелгән митингны ачып, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов шәһәрдә күп кенә социаль-мөһим объектлар төзелүен, аларның чистайлылар өчен эшләвен искә төшерде. Һәм бүләк итеп мәктәпкәчә учреждение җитәкчесенә 50 мең сумга сертификат тапшырды.
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, "Бәләкәч" программасы тәмамланса да, республикада яңа балалар бакчасы төзү, искеләрен реконструкцияләү дәвам итәчәк. Республикада балалар туу саны арту уңаеннан Татарстан хөкүмәте шундый карарга килде. Элек балалар бакчаларын ябалар иде, чөнки балалар аз булды, хәзер уңай якка үзгәрде - балалар күп туа, ә мәктәпкәчә учреждениеләр җитми. Билгеле, дәүләт балалар бакчаларыннан кала, шәхси бакчалар да ачыла. Министр әлеге балалар бакчасында балалар һәрвакыт күп булыр дигән ышаныч белдерде һәм проекцион-мультимедияле җиһаз сатып алуга сертификат, аңа өстәп музыкаль үзәк тә бүләк итте.
"Гранд-Строй" фирмасының генераль директоры балалар бакчасы мөдире Фәридә Галләмовага яңа объектның символик ачкычын тапшырды. Аннан соң кунаклар эчкә уздылар, биредә егерменче һәм егерме беренче гасыр балалар бакчаларының нәрсә белән аерылуларын карадылар. Аерма, билгеле, зур, балалар өчен уен планында гына түгел, иҗади үсеш планында да күп яңалык барлыкка килгән. Балалар бакчасы хәзер үк эшли башлый ала, әмма Яңа елга санаулы гына көннәр калу сәбәпле, аны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң рәсми ачу турында карар кабул ителде.
Рәсемдә: Балалар бакчасы мөдире Фәридә Галләмова истәлекле ачкыч белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев