Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Казан ипподромы» ярминкәгә чакыра

Халыкара ат-спорт комплексында халык куллануы товарлары ярминкәсе ачыла.

Балага - яңа куртка, әти-әниләргә - җәйге аяк киеме кирәкме, бер уңайдан интерьерда нәрсәдер яңартырга телисез, ә дачада җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары утыртырга вакыт җиттеме. Ниндидер тәмле әйбер ашыйсыгыз, яки нәрсәгә булса да өйрәнәсегез киләме. Мондый күпкырлы теләкләр белән күпләр очрашкандыр, әлбәттә, тик менә аларны үтәве генә җиңел түгел, бер кибеттән икенчесенә чабарга туры килә. Ярминкә исә - бөтенләй икенче, биредә барлык кирәкле әйберләр бер урында тупланган. Бәяләре дә артык кесәгә сукмый, сыйфаты югары, сатып алучыга тагын ни кирәк. Әгәр моңа тагын гадәти булмаган урынны да өстәсәк.
Халыкара ат-спорт комплексындагы күргәзмә, күппрофильле объект буларак, ипподромны үстерү программасы кысаларында уза. Чара ат-спорт комплексының милекчесе - «Татспиртпром» АҖ башлангычы белән күргәзмәнең мәгълүмати партнеры - БИМ-радио теләктәшлегендә үткәрелә.
Компания тырышлыгы белән хәзер биредә ат чабышларыннан тыш, башка чаралар да оештырыла. 25-29 май көннәрендә төп трибуна комплексында җаның теләгән бөтен әйберне (өс һәм аяк киемнәреннән башлап азык-төлек продуктларына кадәр) табып булачак. Соңгысына аерым басым ясаганнар - сезгә күптөрле балык һәм ит деликатеслары, кондитер эшләнмәләре, балык һәм умартачылык продуктлары тәкъдим итәчәкләр. Сатып алганчы, продукцияне татып карау мөмкинлеге дә бар.
Күргәзмә ипподром территориясендә беренче мәртәбә узуы белән генә түгел, гомумшәһәр һәм төбәк күргәзмә чаралары, ярминкә һәм бәйрәмнәр циклын ачып җибәрүе белән дә үзенчәлекле. Хәзер алар ипподром территориясендә даими рәвештә узачак. Әлеге ярминкәдә азык-төлек белән генә чикләнеп калмаячаклар. Шулай ук өс һәм аяк киемнәренең бай ассортименты, өлкәннәр һәм балалар өчен аксессуарлар, җәйге ял һәм дача сезонында кирәге чыгачак товарлар тәкъдим ителер дип көтелә.
Татарстан халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге осталарына аерым экспозиция багышланган. Монда ниләр генә юк: күн, мех, металл, керамик эшләнмәләр, интерьер әй-берләре, дизайнер киемнәре, кулдан ясалган бизәнгечләр... Ярминкә «Казан ипподромы»на керү юлында ук үз эшен башлый. Ачык мәйданчыкта Татарстанның фермер хуҗалыклары үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итә. Бакчачыларга исә югары сыйфатлы һәм элиталы үсентеләр, җиләк-җимеш, чәчәк, декоратив, яшелчә культуралары, орлыклар, экзотик һәм бүлмә гөлләре, ландшафт дизайны товарлары тәкъдим ителә. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да бик кирәкле һәм җитештерүче бәяләреннән.
Күргәзмә-ярминкә ул сәүдә генә түгел. 25-29 май көннәрендә «Казан ипподромы»нда кунаклар өчен күп кенә кызыклы һәм файдалы мастер-класслар узачак. Мондый ярминкәнең гамәли кыйммәте артканнан-арта баруы көн кебек ачык. Кунаклар яңа идеяләр һәм гамәли күнекмәләр ала, тәҗрибә туплый.
Оештыручылар ярминкәдә һәркемнең үзен кызыксындырган әйбер табачагына ышандыра. Балалары белән килүче ата-аналар өчен ипподром территориясендә биш көн дәвамында
аттракционнар паркы эшли. Өлкәннәр әйбер сатып алу белән мәшгуль булган арада, балалар батутта сикерә, күңелле паровозга утырып йөри, татлы мамык, попкорн һәм туңдырма белән сыйлана ала. «Казан ипподромы» ул ат чабышлары үткәрү урыны гына түгел, ә күпфункцияле мәйданчык та. 25-29 май көннәрендә биредә җитештерүче бәяләреннән һәм турыдан-туры үзләреннән өс һәм аяк киемнәре, аксессуарлар, халык һөнәрчелеге товарлары, фермер продуктлары, бакча өчен кирәк-яраклар (үсентеләрдән алып декор элементларына кадәр) сатып алырга мөмкин. Күргәзмә-ярминкә кунаклары өчен бөтен шартлар тудырылган - барысы да уңайлы урнашкан, балаларга кызыклы шөгыльләр җитәрлек, парковка якында гына - «тимер ат»ны кайда калдырыйм икән дип баш ватасы юк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ипподром