Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Кайнар линия» ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк

Ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсе күп еллар дәвамында көнүзәк социаль проблемаларның берсе булып кала.

Аны хәл итү өчен пенсия фонды, үзәк район дәваханәсе һәм дәүләт даруханәсе хәбәрләшеп эш алып баралар. Әмма халыкның дару чаралары белән тәэмин итүгә бәйле дәгъвалары, сораулары кала бирә. Аларга җавап алу өчен Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин белән очраштык.
- Кызганычка каршы, чистайлылардан ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча бик күп дәгъвалар керә. Халык белән элемтәне җайга салу өчен без «кайнар линия» оештырырга карар иттек. Һәркем телефон буенча шалтыратырга һәм үзен кызыксындырган сорауларны бирергә, тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне җиткерергә мөмкин.
- Шәһәрлеләр биргән сорауларына кайчан җавап алачаклар?
- Кайбер сорауларга шунда ук җавап бирәчәкләр. Ә кайберәүләрен хәл итү өчен вакыт, төрдәш хезмәтләр белән килештерү таләп ителә. Шуңа күрә махсус журнал алып барыла. Барлык сораулар исәпкә алына, җаваплы затлар аларны журналга теркәп баралар. Хәлне ачыклаганнан соң гына гражданнарга тулы җавап бирәчәкләр.
- Чистайлылар нәрсәгә зарланалар?
- Төп проблемалар дарулар белән тәэмин итү сыйфатын оештыру белән бәйле. Әмма әлегә «кайнар линия» оештырылуы турында күпләр белми. Халыкка җиткерү өчен, без телефон номерлары күрсәтеп, махсус табличкалар ясадык һәм аларны медицина учреждениеләрендә урнаштырдык.
- «Кайнар линия» бары гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча гына эшләячәкме?
- «Кайнар линия» дарулар белән тәэмин итүгә бәйле көнүзәк мәсьәләләрне ачык­лау һәм хәл итү өчен оештырылды. Әмма гражданнар медицина ярдәмен оештыру белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итсәләр, аларның мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмаячак. Әлбәттә, ташламалы дарулар буенча барлык проб­лемаларны да бер мизгелдә хәл итеп булмый. Әмма без гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
Гөлгенә САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев