Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кама аз гына булса да чистарды

Узган шимбәдә "Яшьлек" паркы акваториясендә "Чиста ярлар" экологик акциясе булды. Аны ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән яшьләрнең су асты археология отряды, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе һәм муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге оештырды.

"Чиста ярлар" экологик акциясе беренче тапкыр гына уздырылмый, узган ел августында ул Соляные поселогында Кама Яр буенда узды һәм безнең Кама елгасының чүп-чардан чистартуга мохтаҗ булуын күрсәтте. Билгеле, моны экологлар гына эшләп бетерә алмый, биредә аквалангистларның тәҗрибәсе дә ярап куйды. Үзегез уйлап карагыз - Кама акваториясендә 13 судно үле йөк булып ята, елгага эләккән төрле чүп-чар турында сөйләп тә торасы юк. Бу юлы экологик акциядә катнашучылар шәһәр пляжының су киңлеге территориясен чистартырга булдылар. Биредә күптән түгел шундый акция узган инде, әмма бары тик "Яшьлек" паркы территориясе генә чистартылды. Хәзер коену сезоны башланды һәм чистайлыларның суда рәхәтләнеп ял итәселәре килә, ә менә янәшәдә генә пластик шешәләр йөзеп йөргәндә, су төбендә үләннәр үскәндә, моны эшләве мөмкин түгел. Иң башта тантаналы линейка булды, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов экологик акциядә катнашучыларның барысын да сәламләп, шундый чараларга елдан-ел күбрәк чистайлылар җәлеп ителәчәк дигән теләк белдерде. Һәм аларның саны арта да. Быел әлеге акциядә шәһәр предприятиеләре һәм уку йортларыннан кала, "Сугышчан туганлык" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы, волонтерлар отрядлары, "Яшь дайвер" клубында тәрбияләнүчеләр катнашты. Нәкъ менә соңгылары Кама елгасы төбен төрле чүп-чардан чистартуда төп рольне уйнадылар. 22 дайвер, алар арасында тәҗрибәле водолазлар гына түгел, мәктәп укучылары да бар иде (алар берникадәр әзерлек үткәч беренче тапкыр суга төштеләр), су астыннан шешә ватыклары, бүрәнәләр һәм күп кенә башка әйберләрне өскә чыгардылар. Предприятиеләр һәм уку йортлары хезмәткәрләре тарафыннан яр буе полосасы чистартылды. Елга төбеннән һәм яр буеннан җыеп алынган чүпне каты көнкүреш калдык­лары полигонына чыгардылар. Киләсе елга шундый акцияне судно ремонтлау заводы янындагы дамбада уздыруны планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев