Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Искиткеч балалар, бик яхшы әйдаманнар, Менә дигән лагерь

Бүген "Яшьтәш" лагеренда өченче сменада ял иткән малайлар һәм кызлар бер-берсе белән, әйдаманнары, бу унсигез көн эчендә алар өчен якын һәм кадерле булган бар нәрсә белән хушлашалар.

- Әйе, лагерь белән хушлашу җиңел булмаячак,- дип раслый Алексеевск поселогыннан килгән Людмила Лаврентьева. - монда моңсуланырга вакыт булмады, һәрбер көн дәресләр, конкурслар, күңел ачу программалары белән тулыландырылган иде. Камада коендык, дискотекаларда биедек.
- Лагерь менә дигән, оештыручыларга рәхмәт,- ди Питрәчтән килгән Алина Тяжелова, Снежанна Николаева, Аделина Иванова бер тавышка кабатлыйлар (взводта биш районнан "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең беренче республика сменасында катнашучы егетләр һәм кызлар җыелуын әйтеп үтәргә кирәк). - Чара артыннан чара уздырылды, яхшы дуслар таптык.
- Бу сменага менә дигән егетләр һәм кызлар җыелган, - ди Юлия Просвиркина (3 нче гимназия укучысы). Вожатыйлардан да уңдык, алар бик әйбәтләр, тик, кызганыч, аерылышыр вакыт җитә. Бүген кичен - хушлашу учагы.
Кызлар фикере белән көчле затлар - Икътисад, идарә һәм хокук институты колледжы студентлары Эдуард Мөхәммәтҗанов һәм Роберт Җаббаров та килешә.
Гомумән, егетләр һәм кызлар уңай хатирәләр калдырды: матурлар, теләп әңгәмә алып баралар. Алар инде күп нәрсәгә өйрәнделәр, башлангыч хәрби әзерлек буенча дәресләр уздырылды. Һәр көнне яңа кичерешләр. Эш программасына хәрби-гамәли спорт төрләре, киртәләр полосасын узу буенча ярышлар, тактик, хәрби әзерлек, кул көрәше, мас­кировка һәм экстремаль шартларда яшәү өчен көрәшү буенча дәресләр, сугыш листоклары, патриотик җырлар. "Минем булачак армиям" рәсемнәр конкурсы уздыру һәм башкалар кертелгән иде.
- Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәрби-патриотик тәрбиянең иң нәтиҗәле формаларының берсе профильле хәрби-патриотик лагерьлар оештыру тора. Яшьләрдә махсус белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру буенча практик әһәмияттән кала, бу лагерьлар югары әхлакый кыйммәткә ия, -дип саный "Фортпост" иҗтимагый тәртип саклау буенча Чистай яшьләр һәм мәктәп берләшмәләре үзәге начальнигы Лариса Галиева.
Һәм, әлбәттә, мәдәни-күңел ачу чараларсыз булмый, ял ял инде. Алар да җитәрлек булды.
- Беренче атна бездә бик тулыландырылган иде, - дип ассызыклый әйдаман Илдар Мөхәммәтдияров, хәрби комиссариат бүлегенең контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру һәм җыю буенча бүлек начальнигы ярдәмчесе. - Безгә элеккеге афганчылар, чечнялылар (сүз уңаенда, без үзебез дә һава-десант гаскәре көненә багышланган бәйрәмдә булдык), рус географик җәмгыяте әгъзалары, эчке эшләр бүлеге ветераннары килделәр. Очрашулар егетләр һәм кызларга бик ошады. Һәрбер яңа нәрсәне кабул иттеләр, теләсә кайсы идеяны хупладылар, үзләренекен тәкъдим иттеләр. Мин үземнең форпостчыларым белән канәгать, аралашучан, инициативалы, башкаручан Аксубайдан килгән Сергей Ильинны взвод командиры итеп куеп дөрес эшләгәнбез.
"Яшьтәш"тә бу сменада отряд составында төрле яшьтәге балалар да ял итте. Анда кисәтү учетында торучы балалар да бар иде. Аларга "Форпост" взводы сугышчылары шефлык иттеләр, смена кысаларында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча программаны тормышка ашыру буенча шактый ук эш башкарылды. Көндез һәркайсының үз чаралары булса, кичен исә уртак чараларга дип бергә җыелалар иде. Олыракларның шундый тыгыз аралашуы уңышлы булды.
Барлыгы "Яшьтәш" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда бу җәйне 260 бала ял итте.
- Беренче смена спорт юнәлешендә иде. Без балаларда үзеңә һәм сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп куйдык. Дөрес көн һәм тук­лану режимы оештырылган иде, "Квест", "Комик футбол", "Кызыклы стартлар" спорт уеннары, уен-сәяхәтләр уздырдык, - ди лагерь начальнигы Альбина Кәбирова. - Икенче иҗат сменасында балалар ял итеп кенә калмадылар, ә үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар. Моның өчен менә дигән мөмкинлек бар иде. Сменада катнашучылар үзләре тату балалар коллективы оештыруга юнәлдерелгән лагерь тормышы законнары һәм кагыйдәләре булдырдылар.
Ә менә өченче сменада хәрби-патриотик тәрбияләүне камилләштерүгә, чакырылырга тиешле яшьләр арасында армиядә хезмәт итүгә кызыксыну уятуга басым ясалды.
Барлык иҗади чаралар аларны әзерләүдә һәм уздыруда һәрбер бала актив катнаша алырлык итеп ясалган иде. Тик, ни кызганыч, һәрбер очрашуның аерылышыр вакыты җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев