Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске йорт яңа кебек булачак

Февраль азагында ук Чистайда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алды. Шәһәребездә торакны яңартуга 90 миллион сумнан артыграк акча тоту каралган, сүз уңаенда капиталь ремонтны финанслау дүрт чыганак - ТКХны реформалаштыруга ярдәм итү буенча федераль фонд, республика һәм муниципаль бюджет акчалары, шулай ук торак милекчеләренең шәхси акчалары хисабына алып...

Капиталь ремонт 13 йортта үткәреләчәк. Шул исәптән инде ярты гасырдан артыграк торучы йортларда да. Беренчеләрдән булып төзүчеләр Урицкий урамындагы, 89 нчы йортка килделәр.
- Бу йортта берничә дистә ел яшим инде, - дип сөйли О. Бодрова, - әмма биредә капиталь ремонт бер тапкыр да булмады. Суүткәрү һәм канализация торбалары черегән, ә аларны алмаштырырга акча җитми. Бу йортны минем әтием - трикотаж фабрикасы директоры төзеде, ул аның белән горурлана иде. Ә без хәзер яңа йортларда яшәүчеләргә кызыгып карыйбыз.
- Ватылулар килеп чыкканда "Торак комплекс" идарәче компаниясенә йөгерәм, - дип сөйли шул ук йортта яшәүче В. Монахова, - ә анда бер төрле генә җавап бирәләр: "Бездә бөтен хезмәтләр дә түләүле!"
В. Новиков та коммунальщикларга күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән: узган ел түбәдән кар чистартканда аның фатиры өстендә түбәне тишкәннәр һәм аңа көнен һәм төнен беренче катта яшәүче күршеләренә су үтмәсен өчен тазлар куеп торырга туры килгән. Димәк, өйне яңарту бик вакытлы, ә бит биредә яшәүчеләргә әлеге мәсьәлә буенча төрле инстанцияләргә дә йөрергә туры килгән.
Март башында бирегә "Гранд-Строй" фирмасы белгечләре килә, алар йортны карап чыгалар һәм кайбер конструкцияләрне, бигрәк тә агач конструкцияләрне, алмаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Йорт тирәләрен, түбәне кардан чистартканнар, 8 марттан соң черегән түбәне сүтә башлаганнар, ә бу түбә 50 ел торган. Агач корылмалар да черегән. Иң башта түбәне алмаштырачаклар, аннан соң салкын су, канализация, электр белән тәэмин итү челтәрен алмаштырачаклар. Әлеге йортта АГВ лар тора, шуңа да җылылык системасын алмаштыру каралмаган. Җәй көне фасадны яңартачаклар. Ике катлы йортны капиталь ремонтлауга 2,35 миллион сум акча китәчәк, әлеге сумманың бер өлешен биредә яшәүчеләр түли. Биредә барлыгы 8 фатир. Төзүчеләр өйне яңарту белән бәйле уңайсызлыкларны минимумга калдырачакбыз дип ышандырдылар.
Чистайның кайбер башка йортларында да капиталь ремонт башланды. Аны үткәрүче фирмалар алдына кырыс шартлар куелды - йортларны яңарту 15 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Эш барышына зона торак инспекциясе контрольлек итәчәк, барлык бозу очраклары турында да чистайлылар турыдан-туры аларга шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев